Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге :3 юл-транспорт һәлакәте булды

11-17 декабрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 44 хәбәр керде. Бу – узган атна белән чагыштырганда 13 хәбәргә күбрәк, дигән сүз.

Узган атнада ике җинаять эше кузгатылды. Аларның берсе – РФ ҖКның 264.1 маддәсе буенча Ташлыяр авылы кешесенә карата. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүенә карамастан, исерек килеш машина белән идарә иткәне өчен райондашыбызга закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.

Никахсыз хатынының башына фарфор чынаяк белән суккан өчен Мөслим авылыннан бер ир-атка карата РФ ҖКның 115 маддәсе икенче бүлеге В пункты буенча җинаять эше кузгатылды.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре уздырган рейдлар вакытында Крәш. Шуран авылы янындагы урманда аучылык белән законсыз шөгыльләнүчеләр тоткарланган. Поши атып үтергән райондашыбызның снегоходы һәм башка әйберләре алынган. Тикшерү эше үткәрелә.

“Арсенал” операциясе барышында ясалма коралга охшаган предметлар табып алынган. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, вак караклык кылган гражданнарга карата – 104; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 141, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 1 шоферга административ беркетмә төзелде.

Атна дәвамында механик характерда 3 юл-транспорт һәлакәте булды. Мәлләтамак-Катмыш авыллары арасында булган авариядә зыян күрүчеләр дә бар. “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә 3 хокук бозу очрагы ачыкланды, гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада 5 кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев