Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 3 җинаять эше кузгатылды

Аларның берсе РФ ҖКның 158 маддәсе 2 бүлеге буенча: Сал.Мухан авылында шәхси хуҗалык мунчасыннан кабель һәм инструментлар урлап чыкканнар. Хуҗага 6 мең сум күләмендә зыян килгән. Каракларның кем булуы ачыкланган. Тикшерү эше бара. 

29 гыйнвар-4 февраль көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 33 хәбәр керде, 3 җинаять эше кузгатылды. Аларның берсе РФ ҖКның 158 маддәсе 2 бүлеге буенча: Сал.Мухан авылында шәхси хуҗалык мунчасыннан кабель һәм инструментлар урлап чыкканнар. Хуҗага 6 мең сум күләмендә зыян килгән. Каракларның кем булуы ачыкланган. Тикшерү эше бара. 
Икенче җинаять эше РФ ҖКның 158 маддәсе 3 бүлеге буенча кузгатылды. Бу очракта да Сал. Мухан авылы кешесе зыян күргән. Хуҗаның өенә кереп, 19 мең сумлык милкен урлаганнар. Каракларның кем булуы шулай ук ачыкланган, тикшерү эше бара. 
Ташлыяр авылы кешесенә карата исә РФ ҖКның 264 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән 51 яшьлек райондашыбыз бик озак җәяү йөриячәк әле. 
Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, халыкның тынычлыгын бозган, кеше кыйнаган гражданнарга карата һәм төрле тәртип бозулар буенча – 109; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 97 кешегә административ беркетмә төзелде. 
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев