Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге : 114 административ беркетмә төзелде

5-11 февраль көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 24 хәбәр керде, җинаять эшләре кузгатылмады. Атна дәвамында полиция хезмәткәрләре 114 административ беркетмә төзеде. 

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, ата-ана бурычларын үтәмәгән, вак караклык кылган, суд тарафыннан билгеләнгән административ чикләүләрне үтәмәгән, штрафларын вакытында түләмәгән, кеше кыйнаган һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 114 кешегә административ беркетмә төзелде. 
Узган атнада механик характердагы 5 юл-транспорт һәлакәте булды. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән бер райондашыбыз тоткарланды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 95 кешегә административ беркетмә төзелде. 
Узган атнада ике кинәт үлү очрагы теркәлде. 
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев