Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 127 административ беркетмә төзелде

16-22 октябрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 35 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 15 хәбәргә кимрәк.

16-22 октябрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 35 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 15 хәбәргә кимрәк.

Узган атнада РФ ҖКның 158 маддәсе беренче бүлеге буенча бер җинаять эше кузгатылды: Вахитов урамындагы 27 нче йортның подъездыннан велосипед урлаганнар. Бүгенге көндә рамасы ак төстә, тәгәрмәч күчәрләре ачык сары төстә буелган җыелма велосипедны эзләү бара. Берәр нинди мәгълүмат белүчеләрне 2-42-02 телефонына шалтыратуларын сорыйбыз.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, вак караклык кылган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын үтәмәгән гражданнарга карата – 132; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 127 административ беркетмә төзелде. Атна дәвамында механик характерда 5 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк.

“Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә 7 хокук бозу очрагы ачыкланды, гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада 2 кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев