Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәй янында һәлакәткә юлыккан автобус сәфәр алдыннан тикшерү узган

Зәй янында һәлакәткә юлыккан автобус йөртүчесе бик зур тәҗрибәгә ия булган һәм транспорт чарасы сәфәр алдыннан тикшерү узган һәм төзек дип танылган. Бу хакта Neoplan автобусының иясе булган "Автовокзаллар Евразия корпорациясе" генераль директоры Фәния Хәкимова хәбәр иткән, дип яза РИА Новости.

"Йөртүче бик шәп. Бу "Самара-Ижау" маршрутында эшләгән безнең иң яхшы экипаж. Аларга беркайчан да шелтәләр булмады. Neoplan автобусларында бездә иң тәҗрибәле йөртүчеләр эшли. Бу йөртүче бездә 2006 елдан эшли һәм үзен яхшы яктан гына күрсәтте", - дип белдергән Хәкимова.

Аның сүзләренчә, сәфәр алдыннан автобус тикшерү узган. "Аның техник торышы бернинди шелтәләр дә тудырмады, автобус бик яхшы иде", - дип өстәгән генераль директор.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга бара торган пассажир автобусы төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыды. Автобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булып, 15 кеше төрле җәрәхәтләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X