Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зурлап озаттык.ФОТОРЕПОРТАЖ

Ел буе зарыгып көтеп алган зур кунагыбыз – Рамазан аен озаттык. Мөселманнар өчен бер мәдрәсә булган Рамазан безне сабырлык, шөкер итү, Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү кебек күркәм сыйфатларга өйрәтте, иман, әхлак дәресләре бирде. 

4 июньдә барча мөселман дөньясы зурлап Рамазан гаетен бәйрәм итте. Мөслимдә гает “Җәмигъ” мәчетендә үтте. Дин кардәшләребез гаиләләре белән иртәнге сәгатьләрдә үк Аллаһ йортына агылды. Өлкәннәр арасында балаларның, хәтта кечкенә сабыйларның да булуы, бәйрәмгә килүчеләрнең елдан-ел арта баруы нур өстенә нур иде. Муса хәзрәт Шамилевнең гает вәгазен тыңлаганнан соң, мөселманнар ил-көннәребезгә, җирлегебезгә, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт теләп дога кылдылар. 
Мөслим районы имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов мөхтәсибәт һәм районның аксакаллар шурасы исеменнән Рамазан гаете белән котлады. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның тәбрикләүләрен җиткерде. 
– Рамазан аенда алган дәресләребез дәвамлы булып, алга таба да шул дәресләр белән тәрбияләнсәк иде, – диде район башлыгы Рамил Муллин, бәйрәм белән котлап. – Бүген Ураза гаетенә ничек күпләп җыелганбыз, бу бердәмлек безне башка айларда да тупласын. Җирлегебезнең бәрәкәтен арттыру өчен киләчәктә дә бергә-бергә игелекле гамәлләр кылсак иде. 
Вакыт кергәч, мөселманнар, тыгыз сафларга басып, гает намазы укыды. Бәйрәмгә килүчеләргә чәй табыны әзерләнгән иде. Шунда ук балаларга бәйрәм күчтәнәче тутырылган пакетлар белән сәүдә дә оештырылды. 
Рамазан гаете өйлә намазыннан соң “Җәмигъ” мәчете янындагы стадионда төрле ярышлар, бәйгеләр белән дәвам итте. Чарага балалар әти-әниләре, әби-бабалары белән бергәләп килде. Сабыйларның ихлас күңелдән укыган Коръән аятьләрен тыңлап, өлкән яшьтәге абый-апаларның күзләре яшьләнде. Балаларының, оныкларының дингә тартылуына, кечкенәдән үк ислам кануннарына буйсынып үсүләренә шөкерана кылды алар. 
Бәйрәмдә балалар бушка татлы мамык белән сыйланды, рәхәтләнеп батутта сикерде, үзләрен картингта сынды. Төз ату буенча осталыкларын сынаучылар да шактый булды. Бәйгеләрдә, спорт уеннарында катнашучыларга бүләкләр дә зурдан әзерләнгән иде. Бәйрәмнән балалар да, әти-әниләр дә яхшы кәеф белән таралды. 21.00 сәгатьтә мөслимлеләр кабат стадионга җыелды. Анда Рамазан гаете уңаеннан бәйрәм салюты аттырылды. 
Рамазан ае безне тагын да берләштерде, бер-беребезгә якынайтты. Дин кардәшләребез бергәләп ифтар мәҗлесләрендә, тәравихларда булдылар, кыямнарда басып тордылар. Аерым җирлекләрдә авылы белән яки урамы-урамы белән авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрү дә матур гадәткә әйләнде. 
– Аллаһка шөкер, быел ураза тотучылар, тәравих намазларында катнашучылар саны тагын да артты. Алар арасында яшьләрнең күбәюе аеруча сөендерә. Киләчәктә дә шулай ураза тотучылар саны артып, намазларга катнашучылар күбәйсен иде, – диде районның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов. 
Күңелләребезне сафландыручы, тәннәребезне сәламәтләндерүче, тормышыбызга бәрәкәт бирүче изге Рамазан аен әнә шулай зурлап озаттык. Бу изге айга алдагы елларда да ирешергә насыйп булсын! 

Әлфинур НОГМАНОВА. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев