Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабын 2021 елда төгәлләячәкләр

Борисковская урамыннан Техник урамына кадәр 1,2 км озынлыкта Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы 2021 елда төгәлләнәчәк. Төзелеш «куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары»милли проекты буенча алып барыла.

Инде монастырь ермагы аша 70,78 метр озынлыктагы күпер төзелде һәм трамвай юллары салынды. Моннан тыш, коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын ремонтлау, шулай ук терәк диварлар, светофорлар һәм тышкы яктырту урнаштыру планлаштырыла.
Техник урамга чыгу юлы белән 522 метр озынлыктагы автомобиль юлының икенче участогын 2021 елга файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Быел Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабы буенча хәрәкәт ачылды. Аның бәясе 2,3 млрд. сум дип бәяләнә. Участокның озынлыгы 800 метр тәшкил итә.
Беренче участок һәр юнәлештә ике полосалы автомобиль юлыннан, җәяүлеләр тротуарларыннан, ике трамвай юлы өчен аеру полосасыннан, Ферма шоссесы өстендә юлүткәргечтән һәм Борисковская урамында яңа җир өсте җәяүлеләр кичүеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев