Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Зур этнографик диктант” агарту акциясе үтте. Фоторепортаж

Акциягә Россия субъектларында яшәүчеләр генә түгел, чит илдә гомер итүчеләр дә кушылды. Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышлап оештырылды. 

1 ноябрь көнне “Зур этнографик диктант” агарту акциясе үтте. Акциягә Россия субъектларында яшәүчеләр генә түгел, чит илдә гомер итүчеләр дә кушылды. Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышлап оештырылды. 
Россиядә “Зур этнографик диктант” акциясе дүртенче ел рәттән үткәрелә. Әлеге чарада кайда яшәвенә, белем дәрәҗәсе һәм социаль статусына карамастан, рус телен белгән һәркем катнаша ала. Яшь буенча да чикләүләр юк. 
Диктант халыкның Росииядә яшәүче милләтләр – этнография буенча белемен бәяләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүдә ярдәм итә, диләр оештыручылар. 
Акциядә катнашучылар 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирде. Сорауларның 20се гомуми характерда булып, унысы региональ темага иде. Әлеге сорауларга җавап биреп, һәркемгә 100 балл җыю мөмкинлеге бирелде. 
Мөслим районында акция ике мәйданда оештырылды. “Мизгел” яшьләр үзәгендә узган акциядә 20ләп райондашыбыз катнашты, Мари Бүләр мәктәбендә тагын 30 кеше диктант язды. 
Сорауларга җаваплар 10 ноябрь көнне www.miretno.ruсайтында дөнья күрәчәк. Шәхси нәтиҗәләр 2 декабрьдә игълан ителәчәк.

Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X