Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Зур агачларны күчереп утыртырга ярыймы?

Бу сорау күпләрне борчый. Ни өчен дигәндә, бакчада җиләк-җимеш агачлары дөрес планлаштырып утыртылмаган була, я алар кояшны каплый, я башка агачларга үсәргә комачаулый.

Күчереп утыртырга мөмкин. Тик моның өчен бер ел алдан әзерлек чараларын күрергә кирәк. Әйтик, ун еллык алмагачны күчереп утырту өчен быел көз кәүсә тирәли (агачтан 1 метр ераклыкта) траншея казыла. Тирәнлеге ярты метр чамасы  булырга тиеш. Казыганда эләккән тамырларны тигез, шома итеп кисәргә кирәк, чүбекләнмәсен. Казылган траншея туфрагында ул вак кына тамырлар җибәрәчәк.

Траншеягә су сибеп торалар. Шуннан соң икенче елның язында күчереп утыртыла. Бу бик катлаулы процесс: траншеяның тышкы ягыннан вак тамырларны өзмичә генә җир казыла. Аннан соң агачны бер якка авыштыра төшеп, үткен көрәк белән  аскы зәгыйфь тамырлары киселә. Аннары тамырны җире белән бергә пленкага (мешковинага) төреп бәйләп, яңа утыртылачак урынга күчерергә. Алмагачны яңа чокырга урнаштыргач  пленка алына. Тамырны күмгәндә су сибәсе, буш урыннар су белән туларга тиеш.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев