Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфирәдән – джем

Миләштән витаминлы сироп, компот, варенье, как, шәраб, ликерлар әзерләп була. Райондашыбыз Зөлфирә миләштән бик тәмле итеп джем әзерли. Рецептын сезнең белән дә уртаклашабыз.

“Витаминнарга бай булганлыктан, миләшне хәлсезләнгәндә һәм кан аз булганда файдаланалар дип беләм. Миләштә А витамины кишергә караганда да күбрәк. С витамины буенча ул хәтта лимонны да уздыра. Ут янып торган миләштән бик тәмле чәй тәмнәре дә әзерләргә була. Джем аеруча тәмле килеп чыга”, – ди Зөлфирә.

Джем өчен кирәкле ингридиентлар: 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон кирәк.

Әзерләү тәртибе. Джем өчен миләш җиләкләрен, лимонны, әфлисунны, иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка салабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да пешерергә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта тагын 45 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алырга кирәк. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм салкынча урында саклыйбыз.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев