Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк мәчеттә узган Ураза гаетенә 300дән артык райондашыбыз җыелды

Бүген бөтен мөселман дөньясы изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә Ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Районыбызның авыл мәчетләрендә, шулай ук Мөслимнең Үзәк мәчетендә дә бу изге бәйрәм зурлап уздырылды.

Бирегә халык иртәнге сәгать 7 тулганчы ук агыла башлады. Өлкән абый-апалар белән бергә балалар да килүе аеруча сөендерде. Димәк, яшь буын иманлы, миһербанлы булып тәрбияләнә дигән сүз.
Бәйрәмне Мөслим имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Юнысов вәгазь белән башлап җибәрде. Аның вәгазен Мөслим районы мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов дәвам итте. Гает намазының бер өлеше булган хөтбәне дә ул укыды.

Район башлыгы Рамил Муллин барлык халыкны бәйрәм белән котлады. Илләргә-көннәргә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадәтләребезнең кабул булуын теләде.
Мәчеткә килгән 300гә якын кеше сафларга тыгызланып басып гает намазы укыдылар. Соңыннан намазга килгән һәр кеше бәйрәм табыны артында әзерләнгән ризыклардан авыз итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев