Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк китапханәдә “Могҗизалар кыры” уены узды

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында районның иҗтимагый советы үзәк китапханә һәм район социаль яклау бүлеге белән берлектә “Могҗизалар кыры” уены үткәрде.

Иртәнге якта уен зурлар арасында узды. Уенда катнашучылар конкурс нигезендә сайлап алынды. Яңа ел бәйрәме, аның тарихы белән бәйле сорауларга дөрес җавап бирүчеләр арасыннан 9 кеше, өчәргә бүленеп, барабан артына басты. Үз өчлекләрендә җиңү яулаган Илсөяр Кашапова, Мирхафизан Исмәгыйлев һәм Рушания Хәйретдинова финалда көч сынашты. Илсөяр Кашапова, финалда һәм суперуенда да сынатмыйча, сорауларга дөрес җаваплар бирде һәм җиңү яулады.

Төш вакытында “Могҗизалар кыры”нда балалар көч сынашты. Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбеннән килгән егерме укучының 9ы, уенда катнашып, бәхетен сынады. Балалар арасында финалга Вика Жаркова, Сергей Львов һәм Гадел Мөбарәков чыкты. Гадел суперфинал җиңүчесе булды.

Уенчыларга бүләкләр һәм призларны социаль яклау бүлеге, шәхси эшмәкәрләр Вероника Ахунова, Сәрия Аронова һәм Алсу Галиева әзерләгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X