Мөслим-информ

Үзәк китапханә фондын тулыландырды

Үзәк китапханәдән хәбәр итүләренә караганда, китап укучыларны сөендереп яңа китаплар кайткан. Фонд тагын 495 китап белән тулыландырылган. Алар арасында халык тарафыннан яратып укыла торган Әнәс Исхаков, Фәтхулла Абдуллин, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре бар. Якташыбыз Фоат Садриевның "Дәверләр аһаңе" китабы белән дә танышырга була. Мәдинә Маликованың "Кызыл чәчәк", Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"...

Үзәк китапханәдән хәбәр итүләренә караганда, китап укучыларны сөендереп яңа китаплар кайткан. Фонд тагын 495 китап белән тулыландырылган. Алар арасында халык тарафыннан яратып укыла торган Әнәс Исхаков, Фәтхулла Абдуллин, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре бар. Якташыбыз Фоат Садриевның "Дәверләр аһаңе" китабы белән дә танышырга була. Мәдинә Маликованың "Кызыл чәчәк", Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романнарының русча вариантлары бар. Туфан Миңнуллин, Габдулла Тукай әсәрләренең томнары да яңартылган. Шигырьләр, пьесалар яратучылар, тарих белән кызыксынучылар да күңелләренә ятышлы әсәрләр белән таныша алалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: