Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк банк "Югра" банкының лицензиясен алган

Элегрәк Үзәк Банк «Югра»ның хисаплары һәм активлар чыгаруның дөрес булмавы турында шик белдергән иде, диелә "Татар-информ"да.


Россия Үзәк Банкы җомга, 2017 елның 28 июлендә, «Югра» банкының лицензиясен алган. Бу хакта Үзәк Банкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Известия".

«Россия Банкы 2017 елның 28 июлендә «Югра» Банкы кредит оешмасының банк операцияләрен башкарудагы лицензиясен тартып алу турында кабул ителгән карарын хәбәр итә», - диелә Үзәк Банк хәбәрендә.

Элегрәк Үзәк Банк «Югра»ның хисаплары һәм активлар чыгаруның дөрес булмавы турында шик белдергән иде. 2017 елның 10 июлендә Үзәк Банк вакытлы администрация һәм оешманың тотрыксыз финанс хәле сәбәпле банкның кредиторларын канәгатьләндерүгә өч айлык мораторий урнаштырды. Шуннан соң «Югра» җитәкчелегенең һәм акционерларының хокуклары туктатылган.

Шушы хәлләрдән соң, «Югра» җитәкчелеге Үзәк Банкның карарын канунсыздип тапсыннар өчен Мәскәүнең Арбитраж судына мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев