Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зиратта нигә техника йөри?!

Мөслимнең иске зиратында барган хәрәкәт кайберәүләрдә ризасызлык тудырды кебек. Нигә анда техника йөри дә нигә әрвахларның тынычлыгын бозалар, янәсе.

Мөслимнең иске зиратында барган хәрәкәт кайберәүләрдә ризасызлык тудырды кебек. Нигә анда техника йөри дә нигә әрвахларның тынычлыгын бозалар, янәсе.

Зиратта үткән өмәләрдә катнашучылар белә: мәңгелек йортыбызны агач-куаклар басты. Дөрес, соңгы елларда өмәләр оештырылып, карт агачлар киселде, үлән даими чабылып тора. Тик менә чаганны гына җиңеп булмый! Әлеге өмәләләрне оештыручыларның берсе – район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов америка чаганының чапкан саен ныграк үрчүен билгеләп үтте. Әлеге агач чүп үләне белән бер – әрсез. Бер тамыр җибәрсә, тиз генә котылам димә! “Америка чаганын төпләмичә бетереп булмый. Зиратта без өмә саен чаган белән көрәшәбез, әлегә җиңә алган юк”, – ди Илгиз Низамов. Иске зиратта бүген барган эш тә шуннан гыйбарәт.

– Биредә агач төпләрен күмеп тигезлиләр. Каберлекләргә тиюче юк, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов. – Ташлары исән булганнарның исем-фамилияләрен язып, истәлек тактасы кую планлаштырыла.

Авыл җитәкчелеге изге эш башлаган югыйсә. “Дин күзлегеннән бу эш ничек кабул ителә?” дип, районыбызның имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратовка мөрәҗәгать иттек.

– Чисталык – иманның яртысы. Зиратның торышы әрвахларга, мәрхүм әби-бабаларыбызга мөнәсәбәтне күрсәтә. Зиратны чүпкә батырып тоту – аларны хөрмәт итмәү билгесе. Кабер өстенә менмичә генә чистартканда зиратка техника белән эш алып баруның зыяны юк. Бу бит яман ният белән эшләнми, – диде хәзрәт.

Мөслим зиратында гына түгел, мәңгелек йортларыбызның күпчелегендә бүген карт агачлар белән көрәш бара. Кайбер зиратларда йөреп булмый – үлән баскан! Мәңгелек йортны тәртиптә тоту өчен (һәм соңыннан шау-шу куптармас өчен!) чистарту эшләрен даими алып барырга һәм өмәләрдә катнашырга кирәк!

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев