Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зиннәтулла Билалетдинов: Көчле командаларга каршы уен мөмкинлекләрне тикшерергә булышты

«Ак Барс» хоккей командасы 5 матчтан торган читтәге уеннар сериясенә нокта куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ». «Ак Барс» хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов 5 матчтан торган читтәге уеннар сериясенә нәтиҗә ясады. Бу хакта клубның рәсми сайты җиткерә. Исегезгә төшерәбез, «Ак Барс» читтәге уеннарын Көнбатыш конференция лидерлары - СКА, «Йокерит»,...

«Ак Барс» хоккей командасы 5 матчтан торган читтәге уеннар сериясенә нокта куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Ак Барс» хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов 5 матчтан торган читтәге уеннар сериясенә нәтиҗә ясады. Бу хакта клубның рәсми сайты җиткерә.

Исегезгә төшерәбез, «Ак Барс» читтәге уеннарын Көнбатыш конференция лидерлары - СКА, «Йокерит», «Локомотив», «Торпедо» һәм Мәскәүнең «Динамо» командаларына каршы уздырды. Казан хоккейчылары әлеге уеннарның икесендә генә җиңү яулады.

«Уеннар гадәти булмады. Без уйнаган барлык командалар да көчле иде. Тулаем алганда, начар хоккей күрсәтмәдек. Яхшыртасы мизгелләр бар анысы. Ләкин, иң мөһиме - егетләрнең теләк белән уйнавы. Бу яктан аларга дәгъвам юк. Әлеге матчлар безгә үзебезне сынап карарга, мөмкинлекләрне тикшерергә кирәк иде. Һәм әлеге уеннар нинди сорауларны хәл итәргә кирәклеген күрсәтте», - ди Билалетдинов.

Баш тренер сүзләренчә, СКАга каршы уенны гына аерып карарга кирәкми.

«Барлык командалар да көчле иде, барысы да безгә каршы яхшы уйнарга теләде. Гомумән, барлык командалар да безгә каршы яхшы уйнарга теләвен беләбез. Безнең өчен һәр көндәш мөһим, аларның барысын да хөрмәт итәргә һәм җитди әзерләнергә кирәк», - ди Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренер кайбер уенчыларның имгәнүе сәбәпле, югалтуларның җитди булуын да яшерми. «Әлеге хәлдән чыгарга кирәк», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев