Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зиннәтулла Билалетдинов: Хоккейчыларны теләкләре булмауда шелтәли алмыйм

"Ак Барс" командасы остазы ЦСКА хоккейчыларына каршы уенга үз бәясен бирде.


("Татар-информ", Фәрит Салихов). Мәскәүдә ЦСКА хоккейчыларына каршы уңышсыз уеннан соң (0:3), "Ак Барс" командасы баш тренеры уенчыларына шелтә белдермәде.

"Миңа безнең команданың әзерлеге ошады. Егетләрне теләкләре булмауда, нәтиҗәсез уенда шелтәли алмыйм. Кызганыч, күп тапкыр штрафка тартылдык. Үзебез дә гол кертә алмадык. Сораулар бар, эшләрбез", - диде Билалетдинов матбугат конференциясендә.

Әлеге уенда "Ак Барс" хоккейчылары көндәшләр капкасына 13 тапкыр гына алка суга алды.

"Һөҗүмнәрнең аз булуы күп кенә уенчыларның сафтан чыгуына бәйлеме, дисезме? Әйдә, бу хакта сөйләшмик. Бүгенге уенда әзер хоккейчылар уйнады. Яңа уенчылар алырга ниятләрме? Әгәр дә бу җиңел генә булса, алыр идек. Бүген безнең дүр үзәк уенчы уйнамады, аның икесе озак вакытка сафтан чыкты", - диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында ЦСКА командасына оттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев