Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зилә Вәлиева: Татарстанда тавыш бирүнең ничек актив баруын күрәбез

"Тавыш бирүне оештыручылар өчен иң мөһиме-зарарлану очракларын булдырмаска ", - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

Татарстан иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде. Әңгәмә вакытында ул «республикада тавыш бирү Бердәм бара», дип билгеләп үтте.

Вәлиева фикеренчә, төзәтмәләр буенча бөтен халык тавыш бирү – тарихи вакыйга. ТР иҗтимагый палатасы рәисе, коронавирус таралган чорда, сайлау участокларында «барысы стандартка туры килә», дип ассызыклады.

"Тавыш бирүне оештыручылар өчен иң мөһиме-зарарлану очракларын булдырмаска ", - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

Аның сүзләренә караганда, тавыш бирүне күзәтүчеләр күзәтә, һәм бу процедураның объективлыгын, үтә күренмәлелеген һәм легитимлыгын гарантияли.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/30-06-2020/zilya-valeeva-vidim-kak-druzhno-v-tatarstane-idet-golosovanie-po-popravkam-5753173

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев