Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Жилетсыз туктаучыларга штраф салачаклар

18 марттан яктылык кайтаручы жилетлардан файдаланырга мәҗбүр итүче закон үз көченә керде.

Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан тыш яктылык кайтаручы жилеттан башка юл кырыенда туктаган гражданнарга 500 сум күләмендә штраф салыначак. Пассажирлар да шофер белән бергәләп юл кырыена чыккан очракта, алар да жилет кияргә тиешләр. Бу очракта аларга да штраф салына.

"Әлеге законның гамәлгә керүе йөртүчеләргә караңгыда күрү кыен булган җәяүлеләрне бәрдерүләр санын киметер дип уйлыйм. Соңгы ике атна эчендә генә әлеге хокук бозу төре буенча биш административ беркетмә төзелде", - дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы АйнурХәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X