Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзгәрешләр уңай якка ( Наил Бадретдинов белән әңгәмә)

Җәмәгать тәртибе һәм куркынычсызлыгы өлкәсендәге хокук бозулар белән бәйле 420 административ беркетмә төзелде. Бу күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда 245кә кимрәк.  

Гражданнарның иминлеген тәэмин итү, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә нинди эшләр башкарыла? Төрле характердагы җинаятьләрне кисәтү һәм ачу юнәлешендә эшләр торышы ничегрәк? РФ Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Наил Бәдретдинов белән әңгәмәбез әлеге сорауларга ачыклык кертер.

– Наил Әхтәмович, халык район эчке эшләр бүлегенең шәхси составын нигездә җирлегебездә җәмәгать тәртибен саклау вакытында күрә.

– Әйе, полиция хезмәткәрләре көндәлек бурычларын үтәү белән бергә махсус чараларда, профилактик операцияләрдә катнаша, иҗтимагый-сәяси һәм массакүләм мәдәни чаралар үткәрүгә тартыла. Соңгы елларда мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнарын үткәргәндә, соңгы кыңгырау бәйрәмнәрендә, чыгарылыш кичәләрендә балаларның иминлеген тәэмин итүдә катнашабыз. Районда гына түгел, республика күләмендә үткәрелгән чараларда тәртип саклаудан да читтә калмый безнекеләр. Быел, мәсәлән, Казанда үткән футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында ике ай дәвамында 18 хезмәткәребез (штаттагы хезмәткәрләрнең 30 проценттан артыграгы) җәмәгать тәртибен саклауда катнашты. Ике коллегабыз Төньяк Кавказда хезмәт һәм сугышчан бурычын үти. Бу чорда җирлектә калган хезмәткәрләргә аеруча зур нагрузка белән эшләргә туры килде.

– Ел башыннан җирлектәге оператив хәлгә анализ ясасагыз иде.

– Сигез ай дәвамында район эчке эшләр бүлегенә җинаять эшләренә һәм башка вакыйгаларга бәйле 1696 хәбәр һәм гариза керде (узган елның шул чоры белән чагыштырганда 23кә кимрәк). Алар буенча тиешле тикшерүләр үтте, процессуаль караралар кабул ителде. Тикшерү вакытында 53 җинаять ачылып, эш кузгатылды. Шунысын әйтергә кирәк: җинаять очраклары һәм авыр җинаятьләр саны узган елгыга караганда шактый кимеде, аеруча авыр җинаятьләр күзәтелмәде.

Төнге мобиль төркемнәр белән эшләү, рейдларларга чыгу, профилактик чаралар үткәрү бәрабәренә милек урлау белән бәйле җинаятьләр саны күпкә кимеде. Гаилә һәм көнкүреш мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокук тәртибен еш бозучыларның яшәү урыннарында булу авыр җинаятьләрне кисәтүдә ярдәм итте.

– Авыл җирлекләрендә күзәтелгән криминоген хәлгә дә бәя бирсәгез иде.

– Ел башыннан исәпләгәндә унтугыз авыл җирлегендә барлыгы 38 җинаять эше теркәлеп, аның 82,5 проценты ачыкланды. Теркәлгән җинаятьләрнең яртысыннан артыгы Мөслим авыл җирлегенә туры килә. Түбән Табын авыл җирлегендә – 5, Исәнсеф җирлегендә – 4, Яңа Усы һәм Мәлләтамак җирлекләрендә 2шәр җинаять кылынды. Аларны ачуга килгәндә хәл бик үк мактанырлык түгел. Мөслим авыл җирлегендә 17 җинаятьнең – дүртесе, Түбән Табында 5 эшнең өчесе ачыкланган килеш. Бу уңайдан халыкны гомуми иминлегебез өчен битараф булмаска чакырасым килә. Авылда шикле кешеләр булганда, кыңгыр эшләр белән шөгыльләнүчеләрне күргәндә район эчке эшләр бүлегенә яки участок инспекторларына хәбәр итүләрен сорыйбыз. Җирлек башлыклары үз территорияләрендәге хуҗасыз йортларны, ташландык объектларны күз уңыннан ычкындырмасын иде.

Бүгенге көндә районда 125 кешедә 139 берәмлек утлы корал теркәлгән. Ел дәвамында законсыз корал әйләнеше һәм утлы корал белән бәйле җинаятьләр күзәтелмәгән.

– Наил Әхтәмович, юк-юк дигәндә дә наркотик матдәләрне законсыз төстә ясау һәм саклау белән бәйле җинаятьләр дә очрап тора дип беләбез. Һәрхәлдә узган ел шундый очраклар күзәтелде. Бүген бу өлкәдә хәл ничегрәк?

– Бүгенге көндә җәмгыятебезнең иң авырткан җире бу. Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендәге эш катлаулана бара. Чөнки мәгълүмати технологияләр алга киткән бүгенге көндә аларны тарату ысуллары үзгәрә, наркотик матдәләрнең составы да даими үзгәреп кенә тора. Узган ел бу өлкәдә ике җинаять эше кузгатылган иде. Быел наркотиклар тарату белән бәйле бер очрак ачыкланды. Экспертиза үткәргәннән соң, әлеге гражданга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Полиция хезмәткәрләре наркотик һәм психотроп матдәләр куллану-кулланмау фактын тикшерү өчен район үзәк хастаханәсенә 59 гражданны җибәрде. Аларның 11е табиб билгеләвеннән башка наркотик матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Ике этапта үткәрелгән “Мәк” профилактик операциясе вакытында 1250 кв. метр мәйданда кыргый шартларда үсүче киндер юк ителде, ихатасында мәк үстерүче хатын административ җаваплылыкка тартылды.

– Күпчелек җинаятьләрнең сәбәпчесе булган һәм гражданнарның тынычлыгын бозган алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш өлкәсенә дә тукталсагыз иде.

– Мобильтөркемнәр көче белән район авылларындагы шәхси секторга һәм сәүдә нокталарына рейдлар белән чыга. Ел башыннан шундый 140 тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продуктлар сатуның 7 очрагы ачыкланды. Алар буенча 5 административ беркетмә төзелде.

– Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә ниләр эшләнә?

– Районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Комиссия утырышларында юл өслегенең торышына бәйле 7 хат карап тикшерелде, ачыкланган җитешсезлекләрне үз вакытында бетермәгән өчен ике вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды.

Ел башыннан 3940 административ беркетмә төзелде. Аларның күпчелеге хәрәкәт тизлеген арттырган, куркынычсызлык каешларын такмаган һәм автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен. Быел 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бәхеткә, үлүчеләр юк, ике кеше тән җәрәхәтләре алды. Узган ел 10 авариядә бер кеше һәлак булып, унбише төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Руль артындагылар үзләренең һәм якыннарының гомерен куркыныч астына куймасын иде.

 

 

Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев