Үзгәрешләр расланды
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте хәбәр итүенчә, һөнәрләре даими рәвештә квалификация күтәрүне таләп иткән гражданнар өчен вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу тәртибенә үзгәрешләр расланды.
Беренче чиратта бу – мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре. Элек аларның стажына бары тик эштә булу вакыты, вакытлыча хезмәткә яраксызлык чоры, ел саен бирелүче һәм өстәмә түләүле яллар, авырлы хатын-кызны зыянлы факторлар йогынтысы булмаган эшкә күчерү чоры гына керә иде.
– Табиблар һәм укытучылар даими рәвештә квалификация күтәрү курслары үтәргә тиеш. Чөнки шуннан башка алар яңа стандартлар буенча хезмәт күрсәтә алмаячак. Курслар берничә атна яисә ай дәвам итә. Бу чор карарда язылмаган булса, аны вакытыннан алдагы стажга бары тик суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә 2021нче елның 18 мартыннан квалификация күтәрү курслары чоры хезмәт стажына кертеләчәк. Төп шарт – бу чорда хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы сакланырга, ә эш бирүчеләр мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар күчерергә тиеш, – дип аңлата ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге “Иминият пенсияләре турында”гы Федераль законның (№400, 28.12.2013 ел) 30 һәм 31 маддәләрендә күрсәтелгән. Вакытыннан алдагы пенсиягә чыгу вакыты берьюлы биш елга артмый, күчү чоры исәпкә алына. 2019 елда – ярты елга соңрак, 2020 елда – ел ярымга, 2021 елга – өч елга, 2022 елда дүрт елга соңрак.
– 2023 елдан һәм шуннан соң махсус стаж тулганнан соң кичектерү чоры биш ел тәшкил итәчәк. Бу хезмәткәрләр махсус стажны тутырып вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын алу яше билгеләнә. Бу хокукны 2019 елдан 2034 елга кадәр чорда һәм аннан соң хезмәткә яраклылык яше артуны һәм күчү нигезләрен исәпкә алып гамәлгә ашырырга мөмкин, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Махсус стажларын тутырган укытучылар, медицина хезмәткәрләре, иҗади хезмәткәрләр пенсия алды яшендәге статусы ала һәм тиешле ташламалардан файдаланырга хокуклы.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев