Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әзер булыр өчен

29 июнь көнне район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге янгын часте белән берлектә "Урман иле" стационар сәламәтләндерү лагеренда "МЧС - куркынычсыз балачак!" шигаре астында чара үткәрде. Балалар куркынычсызлыгы декадасы кысаларында узган әлеге чараның максаты - ут белән шаярудан килеп чыккан янгыннарда балаларның үлемен һәм травма алуын булдырмау. Лагерьда ял...

29 июнь көнне район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге янгын часте белән берлектә "Урман иле" стационар сәламәтләндерү лагеренда "МЧС - куркынычсыз балачак!" шигаре астында чара үткәрде. Балалар куркынычсызлыгы декадасы кысаларында узган әлеге чараның максаты - ут белән шаярудан килеп чыккан янгыннарда балаларның үлемен һәм травма алуын булдырмау. Лагерьда ял итүче балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча викторина үтте, янгын техникасы, коткару чаралары күрсәтелде, янгын булган очракта балаларны эвакуацияләү һәм лагерь персоналының хәрәкәтләре өйрәнелде.Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин өйдә, урамда, су буенда үз-үзеңне тоту, шырпыдан файдалану кагыйдәләрен кабат балаларның исенә төшерде. Балалар актив булды, чара аларның күңеленә хуш килде.

Мондый чаралар даими рәвештә үткәреләчәк. Алар янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге проблемалы урыннарны ачыкларга ярдәм итә.

Хөрмәтле райондашлар! Уяу булыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Ренат Идиятуллин,

районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев