Мөслим-информ

“Әзер бул! Юк дип әйт!”

7 апрель көнне лицей укучылары наркотикларга каршы көрәш буенча "Мөстәкыйль балалар" проекты кысаларында "Әзер бул! Юк дип әйт!" дигән урам акциясенә чыктылар.

Укучылар алдан ук наркотикларга каршы символика белән плакатлар, наркотикларны саклаган һәм тараткан өчен гражданнарның нинди җинаять җаваплылыгына тартылулары турындагы белешмәләр әзерләгән иде. Акция барышында алар Мөслим халкына "Законнарны беләсеңме?" дигән викторина да уздырдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: