"Зенит" волейболчылары "Урал" командасыннан өстен чыкты
(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның "Зенит" волейбол командасы Россия чемпионатының 2 нче турында "Урал" командасын отты. Шимбә Уфада узган матч "Зенит" файдасына 3-0 (25:15, 25:22, 25:11) исәбенә төгәлләнде. Бу - "Зенит"ның ил чемпионатында рәттән икенче җиңүе булды. 10 сентябрьдә старт алган чемпионатның 1 нче турында Казан волейболчылары үз мәйданында Ярославльнең...
(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның "Зенит" волейбол командасы Россия чемпионатының 2 нче турында "Урал" командасын отты. Шимбә Уфада узган матч "Зенит" файдасына 3-0 (25:15, 25:22, 25:11) исәбенә төгәлләнде.
Бу - "Зенит"ның ил чемпионатында рәттән икенче җиңүе булды. 10 сентябрьдә старт алган чемпионатның 1 нче турында Казан волейболчылары үз мәйданында Ярославльнең "Ярославич" командасын откан иде.
23 сентябрьдә "Зенит" Казанда Новосибирскиның "Локомотив" командасы белән очраша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев