Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Үзеңне сынап кара" дигән хәрби-спорт чарасы узды

Иң яхшы катнашучылар " Яшьлек "спорт-сәламәтләндерү комплексының мактаулы грамоталары белән бүләкләнде

Cпорт чаралары Дирекциясе эшчеләре Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучыларын җәлеп итеп, "Үзеңне сынап кара" дигән хәрби-спорт чарасы үткәрделәр. Укучылар АК-74 җыю буенча көч сынаштылар,ГТО нормативларын үтәделәр, шулай ук плащ-палатка җыюда иң көчлеләрне билгеләделәр. "Яшьлек" ССК директоры М. А. Байрханов балаларны армиянең сухпаек эчтәлеге белән таныштырды, аннан соң барлык балалар да армия ризыкларын татып карый алдылар. Ә аннары инде үз куллары белән  әзерләнгән аштан авыз иттеләр.Туклыклы аштан һәм кайнар чәйдән соң командалар һәм иң яхшы катнашучылар " Яшьлек "спорт-сәламәтләндерү комплексының мактаулы грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев