Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзенчәлекле һава шартлары

Гыйнвар аеның беренче ункөнлегендә аномаль җылы һава күзәтелде. Мөслим метеостанциясеннән алынган мәгълүматларга караганда һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечтән 10 градуска югарырак булган.

Декада дәвамында норманың 71 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Кар катламы уртача нормага җитә алмаган. Туфрактагы туң катламы артса да, нормадан түбән булган. “Уҗым культураларына һәм күпьеллык үлән үсентеләренә кышлау өчен агрометеорологик шартлар бик үк уңай түгел. Югары температура режимы үсемлекләрнең кышкы салкыннарга чыдамлыгын киметүгә китерә”, – дип хәбәр итә метеостанция җитәкчесе Лариса Сабирова.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X