Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзегезне генә уйламагыз!

Күпфатирлы йортлар ишегалдына машиналарын куючылар һаман да бар. Алар ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналарына тоткарлык тудыра.

Район Башкарма комитеты, ДАИ һәм янгын сүндерү хезмәтләре белән берлектә эшче комиссия рейдка чыкты. Мөслимнең Кооператив, Пушкин, Вахитов, Тукай урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында машиналарын тиеш булмаган урынга куючылар ачыкланды.
– Күпфатирлы йортлар ишегалдында, юлны каплап, машина куючыларга җәзалар каты. Кайвакыт ашыгыч ярдәм яисә башка төр кичектергесез хезмәт транспорты, чакырылган адрес буенча килеп тә, йорт янына уза алмый. Кар эттерү техникасы да шул ук сәбәп белән кар чистарта алмый. Шушы йортта гомер итүчеләр үзләре үк: “Кар көрәлмәгән, юл чистартылмаган”, – дип зарлана. Барысына да үзләре гаепле бит! “Ләззәт” кибете артындагы йортларда тәртипсез шоферлар бигрәк тә күп. Пушкин һәм Колхоз урамнарындагы күпфатирлы йортларда да шушы ук хәл, – ди Башкарма комитетның юридик бүлеге баш белгече Рөстәм Хантимеров.
Рейд барышында, машиналарын йортка керү юлында куеп, тоткарлык тудырган биш кеше җаваплылыкка тартылды. Аларның һәрберсенә 500 сумнан 1500 мең сумга кадәр штраф салынды.
Һәркем үзен генә кайгырта. Руль артындагылар да үзен кайда җайлы – шунда туктый. Подъезд алдына ук килеп туктамаса, өенә кергәнче “туңармын” диләр микән?! Нигә кайберәүләр машиналарын парковкага куярга теләми? Күпфатирлы йорт ишегалларының барысында да машина кую урыннары бар бит. 
Быел район үзәгендә юл читләренә бордюрлар куелды. Бу, юлларны күпмедер тарайтса да, матур һәм транспорт хәрәкәте тизлеген киметү максатыннан эшләнде. Юл тараю сәбәпле, техникасын подъезд каршында калдырган машина хуҗасы җәяүлеләргә дә юлны каплый, дигән сүз.
– Тәртипсез шоферларны штраф салып кына акылга өйрәтеп буладыр, дип уйламыйм. Рейд барышында яшь кенә кызның, исе дә китмичә: “Штраф салсалар да барыбер!” – диюе уйландырырлык. Бер ир-ат, баламны гына төшереп калдырдым дип алдашты. Югыйсә, аның подъезд алдын шәхси парковка итүен күреп торабыз. Халык парковкаларның кадерен белми. Машинасын шәһәрдәге кебек түләүле парковкаларга куя башласа, аңлар иде, бәлки! Күпфатирлы йорт ишегаллары машиналар белән чуарланмасын иде, – ди ЮХИДИнең өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Шунысы сөенечле – машиналар хәзер бордюр өстенә менә алмый, бордюрлар биек итеп эшләнде. Ә кышын, бордюрлар кар белән капланып, тәртипсезләргә “мөмкинлек бирсә”, кагыйдә бозучылар алга таба да булачак бит.
– Шоферлар, башкаларга уңайсызлык тудырмыйча, “тимер ат”ларын парковкага куярга тиеш. Подъезд алдына куелган машинаны бала-чага сыдырып китәргә дә, әйбер ыргытырга да мөмкин. Парковкада торган машинаның иминлеге өчен борчыласы юк. Күзәтү камералары барысын да күрә, – ди райондашыбыз Рәсилә Сәрвәрова.
Мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк. Мобиль төркем күпфатирлы йортлар ишегалдына атнага ике мәртәбә чыгарга планлаштыра.
– Тәртипсез шоферлар белән “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре дә көрәшә. Традициягә әйләнгән “Автохам” акциясен үткәрергә җыенабыз. Техникасын тиеш булмаган урынга куючыларның машиналарына “Автохам” дигән наклейкалар ябыштырылачак. Башкалар өчен сабак булыр, бәлки, – ди үзәк җитәкчесе Вадим Харитонов.
Ике адым атларга иренмик әле. Кирелегебез белән башкаларны да уңайсызламыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев