Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзебезнеке – үзәктә

1 май көнне район үзәгендә "Без - мөслимлеләр" һәм "Мөслим продукт" проектлары кысаларында "Мөслимдә эшләнгән" исеме астында күргәзмә-ярминкә уза. Чараның максаты: традицион һәм заманча халык һәнәрләрен, милли ризык төрләрен саклау, үстерү һәм популярлаштыру; күргәзмәләр үткәрү, сәүдә оештыру, сувенирлар базарын һөнәри элемтәләрне үстерүгә булышлык итү, халыкның игътибарын осталар иҗатына юнәлтү, район...

1 май көнне район үзәгендә "Без - мөслимлеләр" һәм "Мөслим продукт" проектлары кысаларында "Мөслимдә эшләнгән" исеме астында күргәзмә-ярминкә уза. Чараның максаты: традицион һәм заманча халык һәнәрләрен, милли ризык төрләрен саклау, үстерү һәм популярлаштыру; күргәзмәләр үткәрү, сәүдә оештыру, сувенирлар базарын һөнәри элемтәләрне үстерүгә булышлык итү, халыкның игътибарын осталар иҗатына юнәлтү, район һәм республика традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту.

Күргәзмә-ярминкәдә эшчәнлекләре куелган бурыч һәм максатларга туры килгән юридик һәм физик затлар катнаша ала. Күргәзмә-ярминкә территориясендә авторлыксыз һәм этникага карамаган, сәламәтлек өчен зыянлы әйберләрне сату тыела. Чарада катнашырга, мастер-класслар һәм демонстрацион күрсәтүләр үткәрергә теләүчеләр 2016 нчы елның 15 апреленә кадәр оештыру комитетына гариза тапшырырга тиеш. Күргәзмә-ярминкәдә катнашучылар көч куллану, милли һәм раса түзмәүчәнлеген, сугыш һәм әхлаксызлыкны пропагадалаучы әйберләрдән кала төрле тематикадагы әйберләрне күрсәтә һәм сата алалар. Чараны оештыручылар кыйммәтле әйберләрнең, товарларның сакланышы өчен җаваплы түгел. Һәр катнашучыга Рәхмәт хатлары һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак. Күргәзмә-ярминкә 9.00-14.00 сәгатьләрдә эшли. Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 8 (85556) 2-55-68.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев