Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзебезне яратып һәм саклап яшик!

Физик активлыкның сәламәтлеккә булган йогынтысын күпләребез бик яхшы аңласа да, спорт белән даими шөгыльләнүчеләрне бармак белән генә санарлык. Сораштыра башласаң, иң популяр җавап нинди дип уйлыйсыз? Әлбәттә, “Вакыт юк!” 


Әгәр дә сезгә табибка барырга кирәк икән, алдан язылып, көндәлек эшләрне кирәкле вакытка җайлап, анда барачаксыз. Ләкин бер генә кеше дә физик культура белән шөгыльләнүне хастаханәгә бару кебек үк мөһим дип санамый. Ә бит бездән күбрәк эшләүче, һәрчак вакыйгалар уртасында кайнаучы лидерлар (вакытлары кайчак минутлап бүленгән булуга карамастан) үз сәламәтлекләре турында онытмый. 
Тормыш ритмы артык тизләнде, дибез. Эш, өйдәге мәшәкатьләр, гаилә һәм балалар – болар барысы да мөһим. Әмма үзеңнең физик формаң турында да онытырга ярамый. Әйдәгез, берничә сорауга җавап бирик әле. Иртән ничәдә торабыз? Кичен никадәр соң ятабыз? Вакытыбыз нигә җитми? 
Бер көн дәвамында башкарылган эшләрне кәгазь битенә язып барсагыз, шушы кечкенә генә эксперименттан үзегезнең күпме кыйммәтле вакытыгызны юк-бар белән, аннан да бигрәк, йоклап үткәрүегезгә инанырсыз. Ул гына да түгел, телефоныгызны алып, кайсы программада күпме вакыт уздыруыгыз турында отчет карый аласыз. Виртуаль тормышта яшибез. Ләкин шул ук виртуаль тормыштан да дөрес итеп, рациональ файдаланырга була. Сүз уңаеннан, 2019 ел башыннан инстаграм челтәрендә “Минем көнем” проектына старт бирдем. 
Көндәлек фото – постлар аша аккаунттагы дусларыма гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, вакытны дөрес файдалану, балаларыбызга булган тәрбияне күрсәтеп, тулы канлы гаилә тормышын рекламаларга тырышам. Спорт залындагы күнегүләр, пешергән тәм-томнар кызлар арасында аеруча кызыксыну уята. Шуның нәтиҗәсе буларак, яшь әниләрдән торган командабыз тупланып килә. “Баланы калдырыр кеше юк бит” диючеләргә җавабым: балаларыгыз белән килегез. Бик күңелле уйнап, үзләренә шөгыль табалар, кызыгып, үзләре дә безгә кушылалар. Әлегә тренажер залында гына күрешәбез, алга таба эшчәнлегебезне клуб буларак дәвам итү һәм үз арабызга күбрәк кеше тарту планлаштырыла. 
Кеше үзенә максат куеп яшәмәсә, үз-үзенә ышану булмаса, бер генә эшне дә башкара алмый. Фотода – минем бертуган энем. Авылыбызда тренажер залы юк, билгеле. Ә максат барыбер үзенекен итә. Дөресен генә әйткәндә, энемнән күреп, үзем дә физик активлыкка тартылам. Аның “йогышлы авыруы” нәтиҗәсе гаиләбездә дә чагыла: әти, әни чаңгыны үз итә, улыбыз бассейнга йөри, кызыбыз бию сәнгатенә гашыйк. Ә гаилә башлыгыгыз, дип сорарсыз? Ул да сирәк-мирәк булса да баргалый безнең белән. Күптән түгел тренажер залында төз гәүдәле 55 яшьлек Ләйсән апаны күргәч, бераз уйланып калды. Үзен кулга алып, озакламый безнең сафка басар, дип ышанам. 
Бу язмамның максаты үземне мактау, күрсәтү түгел, билгеле. Миннән күпкә остарак кешеләр белән бергә йөрибез универсаль спорт залына. Кайвакыт кешегә гади чакыру да омтылыш бирә. Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләгәндә бик күп ярышларда катнашырга туры килде. Шунысы куандыра: бүген спорт залларына моңа кадәр күренмәгән яңа кешеләр килә. 
Физик активлык спорт залына йөрү дигән сүз генә түгел, билгеле. Берәр көнне балагызны җитәкләп бакчага илтеп һәм аннан алып кайтып карагыз әле. Саф һавада йөрү, аның өстенә нәниең белән аралашу, әңгәмә. Болар бит безгә шулкадәр җитми! Аллага шөкер, бүген җирлектә үз сәламәтлеген кайгыртучыларга физик активлыкның барлык төрләре белән шөгыльләнергә зур мөмкинлекләр тудырылган. Шулардан файдаланып, үзебезне яратып һәм саклап яшик! Физик активлык яшәү рәвешебезгә әйләнсен! 
Эльвира Гәрәева, 
район иҗтимагый 
советы рәисе 
урынбасары. 
Фото – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X