Мөслим-информ

Үзебез турында үзебез кайгыртыйк!

Вакцинациядән куркырга кирәкми, ул бары тик иммунитет эшен көчәйтеп кенә җибәрәчәк, ди табиблар.

Вакцинацияләү күптәннән башлан­ды. Безнең районда вакцинацияләү ничек бара? Әлеге сорау белән район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Абду­лазизов Юсуп Магомедо­вичка мөрәҗәгать иттек.

– Юсуп Магомедович, җирлегебездә ничә кеше вакцинацияләнергә тиеш?

– Бүгенге көндә райо­ныбызда балигълык яшенә җиткән 15392 кеше яши, шуларның 9235ен (60 процен­тын) вакциналаштыру карал­ган. Бу көнгә вакциналашты­рылырга тиешле халыкның 5582се бу чараны үтте. Бу 59,7 процентны тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча респу­бликадагы 45 район арасын­да безнең район җиденче позициядә тора.

– Вакцинацияләүгә ничек әзерләнергә?

– Аерым әзерлек мәҗбүри түгел. Сезне табиб тикшерәчәк. Коронавируска тест үтәргә кирәкми. Иң мөһиме – привив­ка ясауга каршылыклар бул­масын: коронавируслы авыру белән бәйләнеш, ел дәвамында инфаркт яисә инсульт, хроник системалы инфекцияләр, ту­беркулез, яман шеш, В һәм С ге­патиты, сифилис, ВИЧ.

– Юсуп Магомедович, өлкән яшьтәгеләрне вак­циналаштыруга нинди таләпләр куелган, аларны вакцинацияләү торышы ни­чек?

– Алар прививка ясатуга ирекле ризалык бирергә, ан­кета тутырырга тиеш. Шун­нан соң аларны табиб тикшерә – тән температурасын, пульс, кан басымын, сатурацияне үлчи, йөрәк һәм үпкәләрне тыңлый, тамакны карый. Һәм, билгеле инде, вакцина ясат­каннан соң температураның бераз күтәрелүе, буыннар һәм мускуллар авыртуы, укол уры­нында авырту, бераз шешү бу­лырга мөмкинлеге турында сөйли.

Бездә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасыннан 5331 кешегә прививка ясату карал­ган булып, шуларның 1160ы бу процедураны үтте, бу тиешле санның әлегә 21,1 процентын гына тәшкил итә.

– Быел ковид уңай очра­клары ничәү булды?

– Быел җирлегебездә 56 ковид уңай пациент ачы­кланды. Кызганычка каршы, аларның җидесенең гоме­рен саклап калып булмады. Чагыштыру өчен узган елгы санны китерергә кирәк. 2020 елда ковидка уңай пациент­лар саны 11 булды, үлү очра­гы – дүрт.

– Юсуп Магомедович, вакциналар белән тәэмин итү ничек куелган?

– Быелның 3 августына 5400 доза “ГамКовид” вакци­насы кайтты. Алар, әйтергә кирәк, тулысынча файдала­нылды. “Эпивак” вакцина­сы 160 доза кайтарылган иде, аны 159 пациент кабул итте. Күргәнегезчә, бер доза калды. “Ковивак” вакцинасы 20 доза кайткан иде, алар да тулысын­ча файдаланылды.

Узган атнада 250 доза “СпутникЛайт” вакцина­сы кайтарылды. Әлеге вак­цинаны 15 кеше ясатыр­га өлгерде инде. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге вакци­на бу авыруны инде үткәргән һәм әлеге авыруга каршы антитәнчекләре булган паци­ентлар өчен каралган.

Шулай итеп, барлыгы 5830 доза вакцина кайтты, шуларның 5582се ясалды. 235 доза калып килә. Авыруга кар­шы тору өчен бер көнгә уртача 15 кеше вакцинация үтә.

– Авыручылар саны ки­меми әле?

– Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, соңгы ике-өч атнада авыручылар саны арту күзәтелә. Ягъни көнгә дүрт-алты пациентка әлеге диагноз куела. Чагышты­ру өчен: июнь аенда әлеге авыруга бирешүчеләр саны ике тапкырга кимрәк иде. Маршрутизация графигы нигезендә барлык авырулар Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла.

Вакцина ясатучылар ара­сында төрле яшьтәге кешеләр бар. Зар белән килүчеләр бул­мады. Ә прививканы ясатыр­га кирәк, чөнки коронавирус хроник авыруларны көчәйтүе белән куркыныч.

Мөнирә Арсланова.

Лилия Шәймиева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: