Мөслим-информ

Үзебез сайлаган язмыш

Һөнәр сайлар чакта күпләр җиде юл чатында кала. Кайда барырга, кем булырга, кемнең киңәшен тыңларга? Ә Нәсыйх кызларын андый сорау бимазаламый. Әллә инде абыйлары Назыйф белән Газинур сайлаган укытучы һөнәре җаннарына якын тоела. Абыйлары юл салган сукмакка тартыла кызлар. Хәер, абыйларга иярү дию бик үк дөрес тә булмас. Укытучы һөнәренә мәхәббәт балачактан ук бөреләнмәсә, күңел ул якка ашкыныр иде микән? Ә кайчан кабынды соң әле ул мәхәббәт дигәннәре?

Күршедә генә яшәүче укытучылар Мирзаян абый белән Нәгыймә апа гаиләсендәге “интеллигент” тормышны күреп, балачакта ук шул дәрәҗәгә ирешү теләге белән янгандамы? Үзләре белем алган Түбән Табын мәктәбе укытучылары ,татар телчеләре, Сәмига Гәрәева, Гөлфия Мөхәмәтгәрәеваның образлы сөйләме, алардагы сабырлык, таләпчәнлек, иплелек тә әсир иткән түгелме кызларны?

Укытучы һөнәренә юл башы тагын да иртәрәк – әтиләре Нәсыйх абый белән әниләре Гыйния апаның кичләрен балаларын җыеп “агарту” эшләре алып барган мәлдән үк билгеләнгәндер, мөгаен. Еллар үткәч тә күңелдән җуелмаучы илаһи мизгелләр: колхозда тир түгеп, йорт мәшәкатьләреннән арып талчыгуларына карамастан, көн саен кичен әтиләре кулына “Казан утлары”н ала, кычкырып журнал укый башлый. Эстафета – әниләренә, аннары балаларына күчә. Әтиләре, җаен китереп, Тукай шигырьләрен яттан сөйләп җибәрә. “Известия”дән ил-көн яңалыклары белән танышып бару, күпләп вакытлы матбугат алдыру, ял көннәрендә, гаилә белән җыелып, радиоспектакльләр тыңлау берсе дә юкка булмаган икән. Берсе – басудан, берсе фермадан кайтып кермәгән ата белән ана шул рәвешле балаларына аң-белем биргән, аларны әдәбият-сәнгать дөньясына тарткан. Ул-кызларының укуына контрольлек итәргә дә онытмаганнар. Һәр кичне балаларның көндәлеген карап, укулары, тәртипләре белән кызыксынып торганнар. Балаларының канат чыгарып, туган оядан очар вакытлары җиткәндә ипләп кенә үгет-нәсыйхәт тә бирелгән: “Укыгыз! Кеше булыгыз!” 
Бүген 30ар-40ар еллык педагогик стажы булган укытучылар ишле гаиләдә балаларны шәхес итеп формалаштыруда әти-әнинең шәхси үрнәген, үзара ярдәмләшү, туганлык хакын хаклап үсүне бер генә заманча балалар бакчасы һәм мәктәп тә алыштыра алмый дигән фикердә. Гыйзетдиновлар гаиләсендә үскән алты баланың бишесе укытучы һөнәрен сайлаган икән, моңа һич тә гаҗәпләнәсе юк. Иң өлкәннәре Назыйф (тормыш иптәше Энҗе Рәсимовна да укытучы), аның артыннан Газинур Казан педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Зөлфия мәктәптән соң Октябрь мәктәбендә озынайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли башлый. Бер елдан Тойгелде интернат мәктәбенә тәрбияче һәм укытучы булып күчә. Читтән торып Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Бүген Зөлфия Вәлиева – 40 еллык хезмәт юлын бары бер мәктәпкә багышлаган тәҗрибәле мөгаллимә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүнең авырлыгын шунда хезмәт куючылар гына аңлыйдыр. Укытучы, класс җитәкчесе атна буена интернатта торып белем алган балалар өчен кайгыртучан әнигә, ышанычлы сердәшкә әйләнә. Үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен бик тә сабыр, бала күңелен аңлаучы олы йөрәкле булу кирәк. Фәнен тирәнтен белүче, семинар, киңәшмәләрдә тәҗрибәсе белән уртаклашучы мөгаллимә, төрле конкурсларда проект һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән катнашып, дәрәҗәле урыннар ала. Балаларда иҗади сәләт тоемлаган укытучы аларны ачарга, үстерергә ярдәм итә. Бүген эчтәлекле, матур шигырьләр язучы, моңлы итеп җырлаучы, өздереп гармунда уйнаучы укучысы Эльза Хисамиева белән хаклы горурлана ул. Кыз иҗат җимешләрен әле дә иң элек Зөлфия апасына укыта. Николай Юриковны олы сәхнәгә җитәкләп алып чыгучы да ул. Егет, Казан мәдәният институтында режиссерлыкка укып, бүген башкалада студиясен ачкан. Саный китсәң, горурланырлык укучылары күп аның. 
– Укытучы хезмәтен дәрәҗәле исемнәр, Мактау кәгазьләре генә бәяләми. Кая гына барып чыксаң да, син белем һәм тәрбия биргән балаларның уратып алуы, аларның тормышта үз урыннарын табуларын күрүдән дә олы бәхет юк минем өчен, – ди мөгаллимә. 
– Дүрт дистә ел бер урында, үзенчәлекле балалар белән эшләү авыр булмадымы? 
– Җиңел булмады. Ләкин “үзебез сайлаган язмыш” дип сабыр иттем. Зарлансам, кызым Рушания дә минем юлдан китмәгән булыр иде. Яр Чаллы педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә тәмамлап, унҗиде ел инде интернат мәктәптә укыта, – ди Зөлфия Вәлиева.
Арбаның ал тәгәрмәче кая тәгәри, арттагылары шул юнәлештә бара, диләр бит. 1972нче елгы Илсөя дә укытучы һөнәрен сайлый. Институт тәмамлагач, Югары Табын башлангыч мәктәбендә озынайтылган көн тәрбиячесе була, авылда урта мәктәп ачылганнан соң, 24 ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. 
– Укытучыларым миңа төпле белем бирсә, мәктәптә эшләгән елларымда Индира Латыйпова, Энҗе Абучева укытучы өлгесе булдылар. Алардан төрле характердагы балалар белән эшләргә, укучыларның сәләт-осталыгын ачарга, сабырлыкка өйрәндем, – ди 30 еллык педагоглык стажы булган Илсөя Шәрипова.
Илсөя Нәсыйховна бүген Түбән Табын интернат мәктәбендә белем бирә. Коллегаларының һәм ата-аналарның хөрмәтен яулаган укытучының хезмәте күпсанлы диплом-грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән.
Сеңелләре Гүзәлия дә укытучы һөнәрен сайлаган. Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын 2000нче елда Тойгелде урта мәктәбендә башлап җибәрә ул, бүген Әлмәт шәһәренең 12нче санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Гыйзетдиновларны кече уллары Галим генә башка юлдан атлый: Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Әлки районында юл төзелешендә хезмәт куя.
Балалары бер-бер артлы чемодан күтәреп белем эстәргә чыгып киткәндә Нәсыйх абый белән Гыйния апага җиңел булмагандыр, билгеле. Кечкенәдән кул арасына кереп, дөнья йөген тартышып үскән балалар, ата-аналарына авырлык салмас, йөзләренә кызыллык китермәс өчен тырышалар, эшли-эшли укыйлар. 

Әлфинур Ногманова.
Фото – Гыйзетдиновларның гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: