Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзе теләп фронтка киткән

Әткәебез Госман Шадатов (“Алар илгә Җиңү китерделәр” китабында Шадиев Госман Шади улы дип, ялгыш язылган) 1911 елда Торыш авылында туган. Район эчке эшләр бүлегендә эшләгәнлектән, бронь белән калып, сугышка 1942 елда китә. 

Ул Украина фронтына эләгә. 1943 елда “хәбәрсез югалды” дигән язу килә. Бәхеткә, ул исән була. Сугыш беткәннән соң бер ел Нальчик шәһәрендә госпитальдә дәвалана. Сугышта яралану аркасында, бер бөерен алалар. Әткәебезнең сугышчан бүләкләре бик күп иде. Ул, туган якларына 1946 елда әйләнеп кайтып, сугышта алган яраларыннан 1969 елда вафат булды. Ике апабыз – сугышка кадәр, калган сигез кыз сугыштан соң туганбыз. Алты туганыбыз сабый килеш үлгән, бүген икебез генә исән.
Әнкәебез Латыйфа Шадатова тыл ветераны иде. Тырыш хезмәте өчен “Атказанган колхозчы” исеменә лаек булды. 2005 елда 87 яшендә бакыйлыкка күчте. 
Рисәлә Әгъзамова. 
Сал. Мухан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев