Мөслим-информ

Үзе китә, сүзе кала

Атна азагы җиткәч мунча ягып керәбез бит инде. Мин мичне кабызып җибәрү өчен җыеп куелган күптәнге газета-журналлар кулланам. Инде кабызып җибәрим  дисәм, бакыйлыкка бик иртә күчкән райондашыбыз Фәйрүс Минһаҗетдиновның кызыклы язмалары килеп чыкты. Мунча ягу онытылды, укырга тотындым. Берүзем, мунча алдында кычкырып көлә-көлә, укыдым мәрхүмнең язмаларын.

Дөнья бик катлаулы бит ул. Вак-төяк тормыш мәшәкатьләренә борчылып, байларның рәхәт яшәвеннән көнләшеп, каракларның курыкмый урлашуларына эчләре пошудан тыш, адәм баласының тормышы кызыклы маҗараларга да бай. Кемдә юк ул кызыклы үткәннәр?! Фәйрүсне искә алып, мин дә шундый маҗараларның кайберләрен язарга булдым әле.
Мин гомерем буе сәүдә системасында эшләдем. Анда эшләгәндә эшкә киткәнче дә, кайткач та ак-караны күрми чаба идек. Берсендә, иртән сыер савып кердем дә, эшкә киткәнче тиз генә сөт аертырга уйладым. Сепаратны кушыйм дип, и эзлим штепселен, таба гына алмыйм. Ныклабрак карасам, өстәлгә сепарат урынына мясорубканы беркетеп куйганмын икән. Ашыгу галәмәтедер инде.
Дөньялар үзгәрде, райпо да таркалды. Кемгә күпме кирәк тигезләп бүлделәр дә, шуның белән вәссәлам. Базарлар чәчәк аткан 2000нче еллар. Яшәргә кирәк, без дә базарга күчтек. Кыскасы, алыпсатарлар булдык. Товарны Казан, Мәскәү кебек ерак шәһәрләрдән ташыйбыз. Анда күргәннәр –  үзе бер тарих. 
Таң атканда Казан базарында була идек. Товарны җыя башлаганчы үзбәкләр ашханәсендә капкалап чыгабыз. Берсендә, өч йомыркадан тәбәгә заказ бирдем дә акча түләргә булдым. Бер стакан чәй һәм өч күкәй өчен 100 сумга якын сорады үзбәгем. Шундый матур таба белән китерделәр йомырка тәбәсен. Ашап туйгач, пакетка тыгып, сумкага салдым теге табаны. Хакка кергәндер дип белдем.
Кайтканда теге табам белән мактанасым килде. “Минем таба бигрәк матур булды, карагыз әле”, – дим. Юл буе көлде кызлар. Күпме еллар үтсә дә, һаман да “таба” дип үртиләр үземне: “Әй, таба, чабасың кая таба?”, – диләр.
Бер баруыбызда товар алырга чират торабыз, кеше күп. Сәүдә ноктасының кырына гына бер бик чибәр кыз баскан. Бастым аның артына. Әз генә тигәнгә дә ауды да китте бу. “Ой, извините пожалысты” – дип, тизрәк кызны торгызырга иелдем. Матур кыз дигәнем кием кидереп куйган манекен булган икән. Әй көлеп тә куйды соң чират торучылар! Бу юлы “извините пожалысты” кушаматы тактылар. Бераз очрашмый торсак: “Ой, извините пожалысты, син исәнмени?” – дип көлешеп алабыз.
Бервакыт ир-егетләр арасында ак носки киеп йөрү модагамы, дәрәҗәгәме әйләнде бит. Әлмәттә яшәүче улымның егет чагы. Тиз генә кайтып, хәл белешеп китәргә уйлаган. Юарга дип 3-4 пар ак носки алып кайткан. “Әни, тиз генә юып бир инде, кичкә калмыйча китәм”, – ди бу. Тиз генә суыткычтан ризык алып җылыттым да кер юарга мунчага киттем. Карыйм, улымның носкилары юк. Хөкүмәт йортында яшәгән чак, мунча белән өй арасында төшеп калгандыр дип кире кайттым. Юк. “Берәрсе алып киткәндер инде, юылмаган носкига да кызыгырлар икән” дип, кулы тик тормаган билгесез кешене сүгәм эчтән генә.
...Малай китәргә җыенды, “Әни носкилар кипте микән?” – ди. Ни дип җавап бирергә белмичә, сумкасына ризыклар тутырыйм дип суыткычны ачсам, ята инде теге носкилар. Ашыгып ашарга әзерләгәндә, юарга дигән носкиларны тыкканмын суыткычка. Җырдагыча, ашыгулар шулай һәлакәткә илтә инде ул.
Бу юлларны укыганда уен-көлке яратучы, тәвәккәл һәм төгәл Фәйрүсне күпләр исләренә алыр әле. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын!
Роза Җиһангирова.
Мөслим. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: