Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөбәрҗәттән – аджика

Уңган хуҗабикәләр кышка әллә нинди кайнатмалар, салатлар әзерләп куярга өлгерде инде. Банка-банка кышка әзерләгән тәмле ризыклары белән райондашыбыз Зөбәрҗәт Кәрамова да мактана ала. Сезгә Зөбәрҗәттән кабачки аджикасын тәкъдим итәбез. 

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы ярты килограмм кабачки, 100 грамм татлы борыч, шул ук күләмдә кишер, 1 баш сарымсак, 300 грамм чамасы помидор, 1 данә ачы борыч, 2 аш калагы томат пастасы, 30-40 грамм үсемлек мае, шул ук күләмдә шикәр комы, тәменчә тоз, 15 мл 9 процентлы уксус.
Әзерләү тәртибе: кабачкиларны уртача кисәкләргә турыйбыз. Чистартылган татлы болгар борычын һәм кишерне дә кисәкләп турыйбыз. Помидорларны 2-4 өлешкә бүләбез. Кабачки, борыч, кишер һәм помидорны иттартрткычтан чыгарабыз.
Катнашманы болгатабыз һәм утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, яшелчәләрне, болгата-болгата, тагын 20 минут пешерәбез. Аннары тоз, шикәр, томат пастасы, вак итеп туралган ачы борыч өстибез. Аджика ачы булсын дисәгез, борычның орлыкларын алып бетерәсе түгел. Кем ничек ярата, бу очракта үзе карый. Үсемлек мае агызабыз. Барысын бергә болгатып, талгын утта тагын 10 минут пешерәбез. Өстенә вакланган сарымсак салып, тагын 5 минут әкрен утта пешереп алабыз.
Алга таба уксус салабыз, аджиканы болгатабыз һәм кайнап чыгу белән сүндерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга әзер аджиканы салабыз да капкач ябабыз. Банкаларны әйләндереп тезәбез дә суынганчы төреп куябыз.
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев