Мөслим-информ

Үзбәкчә пылау белән сыйланыгыз

Аш-су бүлмәсендә хатын-кызларны күрергә гадәтләнгән без. Ә менә үзбәк һәм казахларда газ плитәсе һәм казан тирәсендә ир-атлар да кайнаша һәм телеңне йотарлык ризыклар пешерә алар. Авылыбызда өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерүче Азиз Тухтасинов пешергән пылаудан без дә авыз иттек. Азизларның гаиләсе Вәрәшбашка Үзбәкстаннан күчеп кайтты. Күрше авыл кызы...

"Безне пылау белән сыйла әле," - дигәч, Азиз, кирәк-яракларын төяп, мәктәпкә килеп тә җитте. Пылау пешерүнең үзенчәлекләре шактый икән, ул үткәргән мастер-классны һәркем кызыксынып карады.

Пылау өчен бозау, сарык ите алалар. Баллы, сусыл кишерләрне саламлап турыйлар. Очынча, краснодар дөгесен сайласаң, бик яхшы. Таралып торсын өчен, дөгене яхшылап салкын суда юарга кирәк. Суганны ярымтүгәркләп турыйлар, бик күп салу кирәк түгел. Шулай ук пылау өчен барбарис, зира, куркума, сарымсак, борыч кебек махсус тәмләткечләр кулланыла. Учакта, казанда пешкән пылау аеруча тәмле була. Иң элек казанда иттән аерылган майны эретеп (май сызыгын җыеп алырга кирәк), суган салып кыздырасың. Аның өстенә зур кисәкләргә туралган итне салып, кызарганчы 20 минут пешерәсең. Ит өстенә кишер, тоз, борыч өстәп, тагын ун минут тоткач, калган тәмләткечләрне саласың. Әзер массага күмелерлек итеп, кайнаган су агызасың да, казанның капкачын каплап, ярты сәгать сүрән утта пешерәсең. Юылган дөгене салгач, андагы шулпа дөгедән 2 см күтәрелеп торырга тиеш, ләкин дөгене болгатырга ярамый! Кирәк булса, кайнаган су өстисең. Пылау бөтен сыеклык дөгегә сеңеп беткәч кенә әзер була. Калак аркасы белән урта бер җирдә чокыр ясап, шул чокырга чистартылмаган, ләкин яхшы итеп юылган сарымсак тыгып куясың да, казанның өстен каплап, тагын 20 минут сүрән утта тотасың. Сарымсакны алып, барлык массаны болгатып, ризыкны өстәлгә яшелчәләр яки тозлы кәбестә белән бирәсең.

Пылау пешерү Азизның иң яраткан шөгыле икән. Ул аны бөтен күңелен биреп башкара. Чыннан ризыкны бисмиллаңны әйтеп, күңелеңне биреп пешерсәң генә тәмле була бит. Мәктәптә оештырылган әлеге мастер-класс безгә генә түгел, газета укучыларга да файдалы булыр, дип уйлыйбыз.

Миләүшә Хәсәнова,

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: