Мөслим-информ

Үзарасалым акчалары июнь ахырына кадәр җыелып бетәргә тиеш

19 июнь көнне хакимиятнең актлар залында район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә үзара салым җыю буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә һәр урамга билгеләнгән җаваплы җитәкчеләр катнашты.

Мөслим авыл җирлеге буенча үзара салым акчасы 73% җыелган. Июнь ае беткәнче бу санны 100%ка тутырып тапшыру бурычы куелды. Салым түләмәүчеләргә суд претензиясе җиткереләчәк. Салым җыюда иң актив эшләгән дүрт кешегә премияләр бирелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: