Мөслим-информ

Үзара салым авыл җирлекләрендә күләмле эшләр башкарырга мөмкинлек бирә

Түбән Табын авыл җирлегендә үзара салым хисабына юллар ремонтланган. Әмәкәй, Иске Карамалы авыл җирлекләрендә балалар мәйданчыгы эшләнгән. Мөслим авыл җирлегендә Гагарин, Пушкин, Вахитов, Октябрь, Бакча урамнарында төзекләндерү эшләре үзара салым хисабына башкарылган.

Урам юлларын тигезләү яки тротуар ясау булсынмы, урамнарны яктырту яки су кертүме – һәммәсе дә хөкүмәт программалары нигезендә эшләнә. Үзара салым да – хөкүмәт программасы. Тик әлеге программа халык ярдәме белән тормышка ашырыла. Халыктан җыелган үзара салым акчасын хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып кайтара. Бу күбрәк эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. Шул хисаптан авылларда яктырткычлар куела, су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә, юллар тигезләнә. Кышын юлларны карап тору, кардан эттерү, карт агачларны кисү кебек эшләр дә үзара салым акчасына башкарыла. Күп җирлекләрдә спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары, парклар да эшләнде. Кемгә нәрсә кирәк инде! Үзара салым хисабыннан обелискларны яңартучылар да, зиратка койма коючылар да, чишмә төзекләндерүчеләр дә бар. Кыскасы, авыллар күзгә күренеп төзекләнә.

Симәк авыл җирлеген алыйк. Быел биредә үзара салым акчасына су линиясе эшләнгән. Торышта – 300 метрдан артык, Симәктә 250 метр озынлыгында яңа су линиясе эшләнгән. Елгабашта су трассасы башняга тоташтырылган. Красноярда иске тимер торбаларны полиэтиленга алыштырганнар, башняда ремонт ясаганнар. Һәр авылда янгын сүндерү краннары урнаштырылган, коелар ясалган. Моннан тыш юлларны төзекләндерү юнәлешендә дә эш башкарылган. Торыш зиратына юл, күтәртелеп, вак таш салып, тигезләнгән. Авыл урамы 800 метр арада, таш салып, тигезләнгән. “Шундый ук эш Красноярда да башкарылды, – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садертдинов. – Юлны тигезләү өчен вак ташны Фаит Шәймурзиннан алдык. 12 “КамАЗ” ташны ул иганәчелек кысаларында бирде. 14 “КамАЗ” вак ташны Илшат Вәлиев алып кайтып бирде”.

Түбән Табын авыл җирлегендә үзара салым хисабына юллар ремонтланган. Әмәкәй, Иске Карамалы авыл җирлекләрендә балалар мәйданчыгы эшләнгән. Мөслим авыл җирлегендә Гагарин, Пушкин, Вахитов, Октябрь, Бакча урамнарында төзекләндерү эшләре үзара салым хисабына башкарылган.

Үзара салымның күләмен авыл җирлекләрендә узган җыеннарда халык үзе билгели. Сугыш ветераннарына яки мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ташлама ясауны да халык хәл итә.

Мөслим авыл җирлегендә референдум кысаларында 5 сайлау участогында тавыш бирү оештырыла. Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Үзара салымны 18 яше тулган һәм тавыш бирү хокукына ия булган һәр кешедән 1 мең сум җыярга дип тәкъдим ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: