Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара салым җыю кирәк, шулай да... (СОРАШТЫРУ)

Инде ел башыннан ук авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю бара. Быел аны иртәрәк җыюның максаты: җәйге чорда, көннәр матур торганда барлык төзелеш эшләрен башкарып чыгу. Иске Карамалы, Яңы Усы һәм Олы Чакмак авыл җирлекләрендә салым акчаларын җыю инде төгәлләнеп килә. Шул ук вакытта Рус Шуган, Михайловка, Метрәй җирлекләрендә бу...

Сирина Фәсхиева, Олы Чакмак: Авыл җирлегенең гомуми акчасы булырга тиеш, дип уйлыйм. Гаиләбез белән салым акчасын түләдек инде. Шөкер, юлларыбыз төзекләнә, урамнарыбыз яктыра. Бер фикерем бар: чүп өчен булган өлешен аерып җыйсалар, яхшырак булмас иде микән? Ник дисәң, суммасы да кимер, халык та тизрәк түләп бетерер иде.

Флүрә Габидинова, Мәлләтамак: Салым акчалары җирлек өчен файдалы. Чөнки, юлларыбыз төзекләнә, кышкы чорда да һәрвакыт юлларыбыз чистартылып тора. Авылларда күп эшләр башкарыла. Нәтиҗәсен үзебез үк күреп торабыз.

Сәлихҗан Хамматуллин, Иске Карамалы: Салым акчаларының файдасы да бар. Авылда яшәүчеләр үзебез ярдәм итмәсәк, җирлек турында кем кайгыртыр? Күбәк тә дә, аръякта да юллар бик начар иде. Узган ел аларны төзекләндерделәр, күперләрне ясыйлар, сабантуй урыннарын яңарталар, бик яхшы бит.

Мөсәвир Латыйпов, Игенче: Олы яшьтә булсак та, авылыбызның төзеклеге өчен янып яшибез, салым акчаларын күптән түләдек. Шуны гына әйтәсе килә: узган ел Игенчедә салынган юл тар булды. Эшләр тиешле дәрәҗәдә башкарылса, без бик канәгать.

Фәхразый Нәүшиев, Шуганка: Җыелган акчага җирлектә эшләнгән эш булса, халык акчасын бирә инде ул. Ләкин, кайвакытта бар эшләр дә башкарылып бетми. Әлеге акчаларның дөрес кулланылышы, өч ай саен тикшерелеп, халыкка җиткерелеп торса, яхшы булыр иде.

Юрий Лобанов, Рус Шуган: Салым акчасын кемдер түли, кемдер түләми. Урам утлары куелды, юллар ремонтлана, тик тулысынча түгел. Бар кеше дә түләсә, суммасы да кимрәк булса, яхшырак булыр иде.

Татьяна Родина, Михайловка: Бүгенге көндә, авылда пропискада булып та, читтә яшәүчеләр бар. Бәлки аларга чүп өчен түләүне киметергә кирәктер, алар бит кунакка гына кайтып китәләр. Күп балалы һәм авыр хәлдә яшәүче гражданнарга да ташламалар каралса, әйбәт булыр иде.

Мөнәвәрә Муллина, Яңа Карамалы: Салым акчалары булу бик кулай дип уйлыйм. 1000 сумны чыгарып бирү кыен булса да, һәр кешедән җыелгач байтак җыела бит. Юлларыбыз да һаман да яхшырып бара, каты көнкүреш калдыкларын җыю да чисталыкны булдырырга ярдәм итә.

Фикерләр әнә шулай төрле булды. Мондый сораштыруларыбыз әле алда да булачак. Шуны гына әйтәсе килә: эшләгән кешенең генә гаебен табып була. Ә бернәрсә дә эшләнмәсә, ул вакытта инде гаеп табудан да авыррак булыр иде.

Сораштыруны Фәридә Гайнетдинова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X