Мөслим-информ

Үзара салым акчасын кемдер файдаланырга ашыга, кемдер чумадан өстендә утыра

10 сентябрь көнне Русс.Шуган, Баланлы, Михайловка авыл җирлекләрендә халык җыены узды. Район башлыгы Рамил Муллин 9 ай дәвамында башкарылган эшләргә тукталды. Авыл халкы үз чиратында борчыган сорауларын җиткерде. Шулай ук район башлыгы үзара салым акчасына җирлектә башкарылган эшләргә анализ бирде. Русс.Шуган һәм Баланлы авыл җирлекләре үзара салым җыюда артта калучылар...

10 сентябрь көнне Русс.Шуган, Баланлы, Михайловка авыл җирлекләрендә халык җыены узды. Район башлыгы Рамил Муллин 9 ай дәвамында башкарылган эшләргә тукталды. Авыл халкы үз чиратында борчыган сорауларын җиткерде. Шулай ук район башлыгы үзара салым акчасына җирлектә башкарылган эшләргә анализ бирде. Русс.Шуган һәм Баланлы авыл җирлекләре үзара салым җыюда артта калучылар исемлегендә баралар. Бүгенге көндә үзара салым акчасы Русс.Шуганда 67 % җыелган, Баланлыда әлеге күрсәткеч 80% ны тәшкил итә. Рамил Муллин бу юнәлештә авыл башлыкларына халык белән тыгызрак эшләргә кирәклекне ассызлыклады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: