Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара салым акчасы юлларны төзекләндерергә мөмкинлек бирә

Соңгы елларда авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына урам юлларын төзекләндерүдә дә актив эшли "МОСТ" җәмгыяте.

Быел Исәнсеф җирлегендә, Тугаш, Михайловка, Вәрәшбаш һәм Иске Вәрәш, Метрәй, Сал. Мухан, Олы Чакмак, Яңа Усы, Игенче авылларында урам юллары эшләнде. Бүгенге көндә Иске Карамалы авылы үзәгендә мәдәният йорты бинасы каршындагы мәйданга асфальт җәю, бордюрлар урнаштыру белән мәшгуль алар.

Нинди генә объектка алынсалар да, эшне үз вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен җәмгыятьнең ныклы матди-техник базасы бар. Быел язын сәгатенә 25 кубометр бетон эшләп чыгаручы завод сатып алганнар. Июль аенда исә бордюр, брусчатка кебек бетон эшләнмәләр чыгаручы линия кайтарып монтажлап та куйганнар. Заводка 3 тонна күтәрешле "ТСМ" төягече дә алынган. Хәзер инде юл-тротуар төзелешендә үзләрендә җитештерелгән материалларны да кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев