Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара хезмәттәшлек 

“Авыл утлары” һәм “Сельские огни” газеталарына яздыру кампаниясе башланса, без ышанычлы дусларыбыз – хат ташучыларга һәм почта бүлекчәсе җитәкчеләренә карап торабыз.

Ә алар район газетасына яздыру буенча җиткерелгән планнарны үтәү өчен тырышалар. Почтальоннар һәм почта бүлекчәләре арасында “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте һәм “Татарстан почтасы” үткәргән бәйгедә агымдагы елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча өч райондашыбызның бүләкләнүен ел вакыйгасы дияргә була. Мөслим почта элемтәсе бүлегеннән Гөлнара Маннанова һәм Лариса Нуриева “Иң яхшы авыл почтальоны” номинациясендә җиңү яуласа, Шуганка почта бүлеге (җитәкчесе һәм хат ташучысы – Гөлгенә Петрова) “Иң яхшы почта бүлекчәләре” номинациясендә җиңүче дип табылды.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев