Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара ихтирамлы булыйк!

Мөслимдәге Кооператив урамында җәй дәвамында колачлы эшләр барды. Программада каралмаса да, шәхси хуҗалыкларның капка төпләренә кадәр асфальт яки брусчатка җәелде.

Мөслимдәге Кооператив урамында җәй дәвамында колачлы эшләр барды. Программада каралмаса да, шәхси хуҗалыкларның капка төпләренә кадәр асфальт яки брусчатка җәелде. Урамга өр-яңадан асфальт түшәлде. Ләкин булганның кадерен белмәүчеләр дә очрап тора. Килгән уңайга машиналарын капка төпләренә калдырып китүчеләр дә, тротуарга кадәр кереп туктаучылар да аз түгел. ДАИ инспекторлары белән рейдка чыккач, андый хокук бозучыларның адым саен булуын күреп кайттык.

– Машиналары белән тротуарга кереп туктаучылар бер Кооператив урамында гына түгел анысы. Беркетмә тутыра башласаң, “без белмәдек, башка алай эшләмәбез!” дип, акланучылар да бар. Ләкин шул ук “белмәдем” диючеләр икенче, өченче тапкыр да тоткарлана. Ел дәвамында мондый төр хокук бозучыларга 46 административ беркетмә төзелде. Шуларның 18е – сентябрь аенда гына! Административ хокук бозулар ктурындагы кодексның 12.19 маддәсе 3 бүлеге буенча тротуарга машиналарын куйган гражданнар 1000-2000 сум күләмендә штрафка тартылды, – ди районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Ачуланганда ике якны да тыңла, дигән гыйбарә бар. Бер караганда машиналарын капка төбенә куючыларны да аңларга була кебек. “Тимер ат”ның алды тротуарга кермәсен дисәң, аның арты юлга чыгып торачак һәм бу урамнан килүче машиналарга өстәмә кыенлык тудырачак. Кайберәүләрнең капка аллары машиналарны аркылы куярлык итеп эшләнгән булса да, кайберәүләрендә андый мөмкинлек юк.

– Әниебез шушы урамда яши. Машинаны кую проблема инде. Штраф сукмасыннар дип, берничә мәртәбә мәчет алдына куеп киткән чак та булды. Башкача мөмкин түгел, әти дә төшке ашка кайтса, машинасын күршеләрнең капка төбенә куярга мәҗбүр, – ди Айзирә Галиева.

Бар нәрсә дә идеаль булып бетә алмыйдыр анысы. Шәһәр җирендә машинаны берничә чакрымдагы парковкага калдырып йөрүгә күнегелсә дә, авыл халкының берничә метр җәяү атлавы да чутлы. Теләсә ничек машинасын калдырып китүчеләргә шулай да кагыйдәләр белән исәпләшеп йөрергә туры киләчәк.

Шоферларның җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары артуын да искәртә инспекторлар.

– Даими рейдлар оештырылса да, шоферлар җәяүлеләргә һаман юл бирергә өйрәнә алмый. Җәяүлеләр кичүендә, балалар мәктәпкә барганда-кайтканда кагыйдә бозучылар аеруча күп. Сентябрь аенда гына, 23 шоферга кисәтү ясалып, беркетмә төзелде. Руль артындагылар да, җәяүлеләр дә юлларда үзара ихтирамлы булсын иде. “Имин шәһәр” комплексы ярдәмендә дә шактый тәртип бозулар ачыклана. Аларның күбесе – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар, – ди районның өлкән ЮХИДИ инспекторы Феликс Мәгъданов.  

Юллардагы хәрәкәтне җайлау максатында районда ике светофор эшли. Аның берсе – Әлмәт шәһәренә чыгып китүче юл чатында, икенчесе – Кооператив һәм Яшьләр урамы чатында. Алдагы айларда тагын өч светофор куелачак. Алар Мөслимнең Банк-Колхоз, Бакча-Колхоз, Пушкин-Тукай урамнары чатларына урнаштырылачак. Урамнарда тәртип булдыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар! Тротуарлардан атлыйбыз, машиналар асфальт юллардан элдерә. Төзегән-төзекләндерелгәннең кадерен белергә һәм кагыйдәләр буенча яшәргә генә кирәк!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев