Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Заманча төс ала

Мөслим сәнгать мәктәбе яңа уку елында балаларны танымаслык булып үзгәргән хәлдә каршы алачак.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт буенча максатчан программа тормышка ашырыла. Быел Татарстанда барлыгы 36 белем бирү учреждениесендә төзекләндерү эшләре бара. Алар арасында безнең район мәгариф учреждениеләре дә бар.
Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә дә республика программасы кысаларында капиталь ремонт эшләре җәелдерелгән. Төзекләндерү эшләрен “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте үткәрә. Бинаның тышкы ягы танымаслык булып үзгәрәчәк. Расланган проект буенча, фасад өлеше алюкобонд дип исемләнгән заманча төзелеш материалы белән тышланачак. Бүгенге көндә популяр материал – алюминий композит панельләре фасад бизәлешенең күпчелек вариантларыннан отышлырак. Алюкобонд төрле төзелеш материаллары үзлекләренә дә ия. Техник характеристикаларда, монтаж тизлегендә һәм тышкы эффектта аналогларын күпкә узып китә. “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте прорабы Нияз Имаев сүзләренчә, бина өстендәге калай белән тышланган мансарда өлеше үзгәреш кичерәчәк, җылыту материалы һәм алюкобонд белән тышлаганнан соң, төп бина белән бердәм стильле ансамбль барлыкка киләчәк. Капиталь ремонт кысаларында бинаның түбәсе дә яңартылачак. 
Агачтан эшләнгән тәрәзә рамнары аша кар-яңгыр сулары үтеп, тәрәзә төпләре, йөзлекләре нык кына таушалган. Бу, үз чиратында, бүлмәләрне җылыту, җилләтү режимын сакларга комачаулаган. Ремонт барышында аларны заманча уңайлы пластик тәрәзәләргә алмаштыру югары темплар белән башкарыла. Цоколь өлешендә һәм икенче катта яңа тәрәзәләр инде куелган. 
Дизайн-проект буенча бинаның эчке өлеше, коридорлар яңарыш кичерәчәк. Биредә яңа идән түшәлергә (коридорларга – плитка, класс бүлмәләренә линолеум җәю каралган), стеналар штукатурланырга һәм буялырга тиеш. Шулай ук асылмалы түшәм, бүлмәара ишекләр урнаштырылачак. 
Санитария узелларын да тулысынча төзекләндерү, стена һәм идәнгә плитка түшәү, раковина, кран һәм унитазларны тулысынча алмаштыру күздә тотыла. Холл, коридор зоналары җиһазланышында психологик халәткә уңай тәэсир итүче төсләр сайланган. Дизайн-проект сурәтләрен караганнан соң, балалар сәнгать мәктәбе киләчәктә заманча матур, иң мөһиме – балалар ихтыяҗларын күзаллап төзекләндерелгән бина булачагына шик калмый. 
– “Уңайлы мохит” республика программасын тормышка ашыру кысаларында мәктәптә инвалид балаларга өске катларга менү өчен махсус җайланмалар урнаштырылачак. Бәдрәф, душ бүлмәләрен җиһазлаганда да балалар өчен уңайлы шартлар тудыру максат итеп куела, – ди сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова.
Ремонт барышында бинаның эчке коммуникацияләре дә тулысынча төзекләндерелә. Җылылык, су үткәрү системалары өзеклекләрсез хезмәт күрсәтерлек итеп яңартыла. 
Бина белән бергә мәктәп яны территориясен төзекләндерү дә күздә тотыла. Брусчатка яңадан түшәлә, тирәлекне чистарту, тәртипләү эшләре дә башкарылачак. Гомумән, объектта эш күләме шактый зур, шулай да төзүчеләр сынатмый, билгеләнгән эшләрне вакытында һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыгу өчен тырыша.

Светлана Фазылова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев