Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим лицеенда “Заманча педагогик технологияләр” исемле семинар узды.

Лицей базасында музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының "Заманча педагогик технологияләр" исеме астында секцион семинар узды.

Район методик берләшмә җитәкчесе Лилия Заянова 2016-2017 уку елына рейтинг буенча кыскача анализ ясады һәм сәнгать дәресеннән олимпиадага әзерләнү алымнарын күрсәтте. Семинарда рәсем укытучысы Гөлназ Деникаева, методист Лариса Арсланова чыгышлары да тыңланды. Семинарның практик өлешендә Мари Бүләр һәм Яңа Усы мәктәпләренең рәсем укытучылары Константин Шамукаев белән Ренат Хаҗиев "Рәсем дәресләрендә мәгълүмати-коммуникация технологияләрен" куллану исеме белән мастер-класслар күрсәтте. Ахырдан район методик берләшмәнең 2017-2018 нче уку елына эш планы төзелде, өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X