Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Замана һәм замандашлар

Дүртенче класста укыганда Тат. Шуранга кышкы каникулга килгәч, иптәш малайларның сөйләшүе минем ушны алды. Цивилизациянең читендә качып калган татар авылында туып, языкознание, филология, лингвистика фәннәре турында бернәрсә дә ишетмәгән сигез-унике яшьлек балалар, татар теленең сүз ясалышы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертеп, яңача, дөресрәге, үзләренчә сөйләшә башлаганнар.

(Дәвамы. Башы 2019 нчы елның 89, 91, 93 
саннарында). 
Демография 
динамикасын 
чагыштырыйк 

Өч авылда халык иң күп (беренче графа) һәм иң әз (икенче графа) яшәгән еллар. Өченче графа – аерма (мәртәбә) 
Тат. Шуран 1920 ел – 300; 1816 ел – 44; 6,8 мәртәбә; 
Крәш. Шуран 1926 ел – 516; 1859 ел – 106; 4,87 мәртәбә; 
Приют Шуран 1938 ел – 538; 2002 ел – 76; 7,1 мәртәбә. 
Тат. Шуран авылы крестьяннарының – типтәрләр, приютшуранлыларның – алпавыт, ә крәшшуранлыларның дәүләт крестьяннары сословиесенә кертелүе дә патша хөкүмәтенең татарларга карата туган салкын мөнәсәбәте турында ачык сөйли. 
Бу уңай белән “сословие” төшенчәсенә кыска гына аңлатма бирик. Сословие – халыкның дәүләт законнарында мирас (наследство) хокуклары, вазыйфалары һәм бурычлары беркетелгән аерым икътисадый катлавы (группасы) ул. Һәр дәүләттә сословие, кәбестә күчәненә ябышып үскән яфраклар кебек, санап бетергесез (олигархлар, дин, мәдәният, фән эшлеклеләре һ.б.) күп катлы. Аларның күбесе нинди дә булса өстенлекләр белән файдалана һәм вазыйфаларын үти. Крестьяннар, кагыйдә буларак, салым түләргә тиешле (податное) сословиегә кергән. Әмма алар арасында да аерым ташламаларга ия булган (казаклар, керәшеннәр, сакта (хөкүмәт милкен каравыллап торучылар һ.б.) сословиеләр булган. Типтәрләр исә бернинди привилегиягә дә лаек булмаганнар. Бердәнбер “привилегияләре” – салым түләү, төрлечә кыерсытуларга (Русия буенча: Урал, Себер, Башкортостан, Пермь, Оренбург, Екатеринбург һ.б. дистәләрчә өлкәләргә, крайларга), элекке союздаш республикаларга (Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һ.б.), башка җирләргә (берничә версия буенча, Иван Грозныйның көчләп чукындыруыннан качып) таралу булган. 
*** 
Югарыда искә алынганча, безнең гаилә өч Шуран белән дә бик тыгыз бәйләнештә булды: колхоз рәисеннән башлап, тракторларга керосин ташучы Метри (Дмитрий) дәдәйгә кадәр бездә куна-төнә яттылар. Татьяна белән танышыйк. Крәш. Шуран авылы кибетендә күп еллар сатучы булып эшләде ул. Сатучы Татьяна (Крәш. Шуран халкы телендә ул Кара Татый булды, ә керәшеннәрдән күреп, татарлар да үзе югында аны шул исем белән атадылар). “Кара Татый” Мөслим сельпосына атна саен диярлек товар алып кайтырга килеп, атын бездә тугарып калдыра иде. 
Җәйге көннәрнең берсендә, ике Шуранны бер итеп чабышып йөргәндә, дус малайлар белән авыл кибетенә кердек. Мине читкәрәк чакырып алып, “Кара Татый” болай дип сүз башлады: 
– Берничә көн буена миңа сельподан товар саткан акчаны китерергә кушалар. Вакытның бик тыгыз чагы, үзем бара алмыйм. Ярый әле син очрадың. Колхоздан ат белештем, иртәгә сәгать тугызларда монда китереп туктатырлар. Зинhар өчен, үзең белән алып, акчаны сельпога илтеп тапшыр әле. 
– Андый җаваплы эшне минем башкарганым юк, Татый апа. Җитмәсә, акча белән берүзем урман аша Мөслимгә кайту… Ни дигән сүз инде бу? Алай-болай булса… 
– Булмас, мин сиңа ышанам. 
– Ышануын ышанасыңдыр, Татый апа. Сүз минем турда бармый бит, мин синең акчаң белән бәлагә очрасам… Күпме соң анда? 
– Өч мең ярым. Бернинди дә бәлагә очрамассың. Аллага тапшырып, ычкын, – диде Татый. 
Ычкындым. Мөслимгә исән-имин кайтып, төенчекне сельпога илтеп тапшырдым. 
Контораның ишеген япкач кына ясаган берничә тупас хаталарымны аңладым: акчаны Татыйдан да санап алмадым, сельпога да санап тапшырмадым. Икесенең берсе (я Татый, я сельпо бухгалтеры) алдашырга да, ялгышырга да мөмкин иде бит. Ялгышсалар да, алдашсалар да, мин үземнең хаклы икәнемне исбат итә алмый идем: санап алмадым hәм санап бирмәдем. Ул гына да түгел: алганлыкка да, биргәнлеккә дә бернинди дә язу алмадым. Әгәр дә “ул-бу” булса... 
Ялгышмадылар да, алдашмадылар да. Бәхеткә, юлда “ул-бу” да булмады. Ул заманда кешегә ышану, биргән сүзгә турылыклы булу тормышта гадәти хәл иде... 
Яшь “лингвистлар” 
Дүртенче класста укыганда Тат. Шуранга кышкы каникулга килгәч, иптәш малайларның сөйләшүе минем ушны алды. Цивилизациянең читендә качып калган татар авылында туып, языкознание, филология, лингвистика фәннәре турында бернәрсә дә ишетмәгән сигез-унике яшьлек балалар, татар теленең сүз ясалышы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертеп, яңача, дөресрәге, үзләренчә сөйләшә башлаганнар. Жаргон да түгел, диалект дип тә атап булмый, әмма бик тә үзенчәлекле бер күренеш. Беренче мәртәбә аларның сөйләшүен ишеткәч, мин бернәрсә дә аңламадым: татар теленә охшаган да, охшамаган да. Мәсәлән, күрешкәч, миңа биргән беренче сораулары түбәндәгечә ишетелде: 
– Сиснин үснүзең гесненә җәснәяү киснилдеңме, әснәллә аснатка уснутыснырып Кәснәшифә аснапаң беснеләнме? 
Мин аптырап карап торгач, малайларның берсе шыркылдап көлеп җибәрде. Икенчесе, минем хәлне аңлап булса кирәк, тәрҗемә итеп бирде: 
– Син үзең генә җәяү килдеңме, әллә, атка утырып, Кәшифә апаң беләнме? 
Үз чиратында тагын бер җөмлә өстәде: “Беснез хәснәзер шуснулай яснаңача сөйсниләшәбеснез. Беснер-иснике көсненнән сиснин дәснә шуснулай саснайрарсысның”. 
Янәсе, “Бер-ике көннән син дә шулай сайрарсың”. 
Бер-ике көннән сайрашырга өлгермәсәм дә, “яңа телдә” сүз ясалышы “кагыйдәсенә” шактый төшендем: аның бөтен “сере” – сузык авазлардан соң өстәлә торган “сна, сни, сне, ску, сны” hәм башка кушымчалардан гыйбарәт икән. Мәсәлән, әби – әснәби; әти – әснәти; апа – аснапа; улым – уснулым; авыл – аснавыл; сайрарсың – саснайрарсысның. 
Игътибарны җәлеп иткән тагын бер үзенчәлек: “яңа телдә”, күбесенчә, яшүсмерләр сөйләшә. Бу кушымчалар алар өчен өлкәннәрдән “сер саклау” чараларының берсе. Өлкәнрәкләре ул “серне” яхшы аңлый, әмма әңгәмә вакытында “искечә” сөйләшүгә өстенлек бирә. Карт-корылар, гомумән, яңалыкка битараф кына түгел, аңа, авылга каяндыр килеп кереп, ана телен боза торган яман чир дип карый. 
Тат. Шуран авылы рационализатолары”ның тагын бер иҗади җимешен ярты елдан соң җәйге каникулга килгәч “татып карарга” туры килде. Күрәсең, узган ярты ел эчендә үсеп чыккан җимеш татлырак булган, чөнки бу телдә яшүсмерләр генә түгел, өлкәннәр дә сөйләшә башлаган. Карт-корылар исә яңалыкка бармак аша карасалар да, күп сүзләрне тиз “эләктереп алалар”. 
Яңалыкның асылы – сүзләрне кире кайтарып куллануда. Күнегү өчен бу ысул шактый күп вакыт таләп итсә дә, авылда киң таралган. 
Мисал өчен югарыда китерелгән җөмләләрне кире кайтарып карыйк. 
– Нис ңезү әнег үяәҗ емңедлик, әллә акта пырыту. Әфишәк ңапа емнәлеб? 
– Зеб резәх йалуш ачаңя зебәшәлйөс. 
– Реб-еки нәннөк ңос нис әд йалуш ңысрарйас. 
Бу ике яңалыкка бәя биреп торуның мәгънәсе юктыр, чөнки алар җәйге күбәләкләрдән әллә ни озак яшәмәделәр. Шулай да бу – чынбарлык, үзенә бер кызыклы факт. 
(Дәвамы бар). 

Марсель Вәлитов. 
Мәскәү. 
Фото – музей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев