Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Замана һәм замандашлар

Алачык янында – hәр эшче атны үзе аша берничә мәртәбә уздырган ат дагалау станы. Аннан ерак та түгел Нурулла белән Сабирҗан, каен түмәрләре яндырып, күмер әзерли торган сай гына чокыр сакланган. 

Дәвамы.
Тат. Шуран авылы итәгендә түбәсе вак саламны кызыл балчыкта болгатып ябылган зур гына алачык та Катановскийлар заманыннан калган булырга мөмкин. Анда Шуранның иң көчле ир-атларының берсе Нурулла белән безнең Сабирҗан җизни эшләде. Күрше малайлар белән алачыкта еш “кунак” була идем. Эчендә шактый иркен, ат арбасы керешле киң ишек, аның каршында чүкү өчен тимер кыздыра торган учак, күмергә hава өрдергеч мех, аңа тоташкан кое сиртмәсе сыман киртә асылынып тора. Учак янында ике тимерче генә күтәрә ала торган чүкечләрдән башлап, чалгы чүки торган бәләкәй чүкечләр һәм төрле зурлыктагы сандаллар тора. 
Алачык хуҗалары безне эшсез тотмады: “моны илтеп куй, тегене китер, өрдергечне эшләт, тимер агарганчы өрдер!” hәм башка командалар безнең “күңелне ачып” торды. 
Алачык янында – hәр эшче атны үзе аша берничә мәртәбә уздырган ат дагалау станы. Аннан ерак та түгел Нурулла белән Сабирҗан, каен түмәрләре яндырып, күмер әзерли торган сай гына чокыр сакланган. 
Алачыктан йөз метр чамасы киткәч, яшькелт-сары төстәге ком ташыннан бик оста куллар тоташ итеп салган ашлык амбарлары утыра. Алар да Катановскийлар заманыннан калган булырга мөмкин. Чөнки андый оста hәм матур таш кисүче дә, аны эшкәртеп бина төзүче дә колхозлашу чорларында өч Шуранның берсендә дә булмагандыр. 
Урып-җыю көннәрендә амбарлар каршында 7-8 кешелек түгәрәк аш-су өстәле чаклы иләк барлыкка килә. Юкә кабыгын бөгеп эшләнгән иләк өчаякка асып куела. Ул иләктә дөрес итеп ашлык иләү өчен көч тә, осталык та, тырышлык та кирәк. Бу сыйфатлар авылда бары тик Шакир бабайда гына бар иде. 

“МФЦ” артында берничә хатын-кыз (ир-атлар армиядә вакытлар) станга (козёлга) урманнан яңа кисеп алып кайткан каен агачын күтәреп салып, 25-30 сантиметр озынлыктагы түмәрләргә турыйлар да, балта белән вак итеп ярып, чүркиләр ясыйлар һәм җилләтү өчен аларны өеп куялар. Хатын-кызлар эшләгән бу “чүрки цехы”н хәзерге замандагы АЗС белән чагыштырырга мөмкин. Чөнки берничә көннән ул чүркиләрне район үзәгеннән икмәк алырга килгән йөк машинасының 120-150 литрлы (паровозларның котелын хәтерләткән) бочкасына тутыралар. Ул заманда, авыл җирендә бензин ише ягулык булмагач, йөк машиналары чүрки янганда барлыкка килгән энергия (газгольдер) ярдәмендә йөрде. 
Т е н т ү 
Амбарлар артында ашлык җитештерү үзәге – рига утыра. Анда ел саен язын бәрәңге яровойлаштыралар, көзен көлтә, сугылган ашлык, печән җилләтәләр, кышын, түбәсенә ябылган арыш саламын йолкып, колхоз hәм колхозчы терлекләренә “оешкан төстә” ташып бетерәләр. 
Урак өсте җиткәч рига, магнит сыман, Тат. Шуран авылының яше-картыннан алып бишектә ак чүпрәккә төйнәлгән арыш камырын суырып яткан имчәк балаларына кадәр үзенә тартып китерә. Ашлыкны басудан ригага, аннан ындыр табагына, ындыр табагыннан амбарларга салу технологиясе заманы өчен уйлап, акыл белән эшләнгән. Басуларда җитешкән икмәк кул белән урылып, көлтәләргә бәйләнә hәм аларны “утыртып” чүмәләләргә өелә. Бераз җилләгәч, көлтәләр рига алдына – эшчеләр карамагына кайта hәм молотилка алдына куелган кабул итү өстәленә килеп җитә. Ул өстәлнең “начальнигы”на – көлтә бирүче карамагына тапшырыла. Молотилка – риганың гына түгел, колхозның йөрәге. Ул өзлексез эшләсә – ригага җыелган халык та эшли, туктаса – колхоз да туктый. 
Молотилкада ниндидер сәбәп белән армиядән срогыннан алда кайткан бик кырыс холыклы Питер (Пётр) эшли. Ул – молотилканың “табиб”ы: аны майлый, җайлый, сөртә, көйли, чөйли. Көлтә бирүче – “табиб”ның уң кулы. Әгәр ул кул Питергә саламы чуалып, буталып беткән көлтә биреп, ә Питер аны ялгыш барабанга тыгып җибәрсә, молотилка шып туктый. Рига да тынып кала. Көлтә бирүче адресына Питердан ике-өч сүздән генә торган үтә гайрәтле “сәламләү” яңгырый. Барабандагы саламны кире тартып алып бетереп, молотилкага яссы тапшыру каешын кигертү өчен ким дигәндә ярты сәгать вакыт уза. Ул көнне Питернең йөзе кара болытка әйләнә, кичкә кадәр авызыннан бер сүз дә тартып алып булмый. 
Молотилка ат көче белән хәрәкәткә килә (конная молотилка). Ригадан 6-7 метр арада молотилканың тапшыру тартмасы урнаштырылган. Ул диаметры бер метрдан артыграк, тапшыру шестерналары урнаштырылган калын чуен капкачлы корылмадан гыйбарәт. Тапшыру тартмасының ян-ягындагы биш тишеккә, йолдызны хәтерләтеп, бишесен биш якка каратып, киртәләр (тәртәләр) беркетеп куелган. Биш киртәгә биш ат җигелә, алар белән җәйге каникулга чыккан ат куучы 10-12 яшьлек укучылар идарә итә. Тапшыру тартмасыннан молотилкага хәрәкәт 6-7 метрлы, җир өстенә сай гына ерганак буйлап сузылган тимер вал аша тапшырыла. 
Молотилка эшләгәндә рига эче кара тузан белән каплана, эшчеләр – Африкада яшәгән негрларны, ә Питер ташкүмер шахтасы забоеннын чыгып килгән шахтерны хәтерләтә. Тик ат куучы малайлар гына Тат. Шуран кешесе кыяфәтен югалтмыйча, көндезге ашка туктагач, атларына атланып водокачкага су коенырга һәм атларын коендырырга ычкыналар. 
Молотилкадан чыккан ашлыкны, чыбылдыклы арбага төяп, амбарлар каршындагы ындыр табагына аударалар. Шакир бабай, ындыр табагы командиры буларак, агач көрәк, каен себеркесе, агач тырма белән коралланган хатын кызларны оештырып, дымлы ашлыкны тарата, ә бераз кипшергәч, җилгә тотып, амбарларга урнаштыра. 
Технология турында башлаган сүзне йомгаклап шуны әйтик: “басу капкасы–рига–ындыр табагы–амбар арасы” күп дигәндә 250-300 метр, эш процессы заводтагы конвейер кебек җайланган. Димәк, үз заманы өчен безнең бабайлар яхшы технолог булганнар, акыл белән эшләгәннәр. 
Рига территориясе, кайткан ашлыкны терлекләрдән hәм рөхсәтсез икмәк үзләштерүчеләрдән саклау йөзеннән, киртә белән әйләндереп алынган. Атлы йөкләр тоткарлыксыз кереп-чыгып йөрү өчен басу ягыннан да, амбарлар ягыннан да ике капка ясап куелган. Аларның икесе дә ташка үлчим: ике киртәгә аркылы өч-дүрт такта кагып, капканың бер баганасына астан да, өстән дә киндер сүсеннән үрелгән иске бау белән бәйләп, икенчесенә теләкә белән “бикләп” куелган. 
(Дәвамы бар). 

Марсель Вәлитов. 
Мәскәү. 
Фото – Тат. Шуран мәктәбе музееннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X