Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәзалар катыланачак!

Узган ел, 2020 ел белән ча­гыштырганда, юл-транспорт фаҗигаләре саны кимегән. 2021 елда җирлегебездә механик харак­тердагы 167 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Биш авариядә 8 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

 

– Юллар – даими игътибар сора­учы җаваплы участокларның бер­се. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешендә эшчәнлек киңкырлы – мәктәп автобуслары навигация җайланмалары белән тәэмин ителгән, ха­лык күп йөри торган участокларда ясал­ма калкулыклар эшләнгән, тизлек режи­мын чикләүче юл билгеләре, ясалма як­тырткычлар куелган, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда даими кизү торса да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучылар саны кимеми. Мөслим районы инспекторлары узган ел спирт­лы эчемлекләр кулланган хәлдә руль ар­тына утырган 92 шоферны тоткарлаган! Шуларның өчесе – хатын-кыз!

14 гыйнвар көнне юл хәрәкәте имин­леге буенча комиссия утырышы узды. Ви­деоконференция режимында узган уты­рышны ТР премьер-министры урынба­сары Шамил Гафаров үткәрде.

– Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Юл хәрәкәте иминлеге җаваплы ведомство һәм хезмәтләрнең эш нәтиҗәсен күрсәтә. Юлларда тәртип бозулар санын ки­метер өчен бүгеннән үк чаралар пла­нын әзерләү мөһим, – диде премьер- министр урынбасары. – Кышкы чорда юл хезмәтләре эшенә контрольне ае­руча көчәйтергә кирәк. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә җәза та­гын да катырак булырга тиеш!

ТР эчке эшләр министры Артем Хо­хорин уртача тизлекне арттырган өчен штрафларны бетерүнең юл хәрәкәте иминлегенә тискәре йогынты ясавын билгеләп үтте. 2021 елда Татарстан­да юл-транспорт фаҗигаләренең төп күрсәткечләре кимесә дә, һәлак булган­нарны терелтеп булмый. Узган ел респу­бликада 3684 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 312 кеше һәлак булган һәм 4542 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Җирлегебездә аварияләр саны кимү – ДАИ инспекторларының максатчан эше нәтиҗәсе. ЮХИДИ инспекторла­ры хәбәр итүенчә, кагыйдә бозучылар, гадәттә, тәүлекнең икенче яртысында күзәтелә. Бәйрәм һәм ял көннәрендә юлларда кизүне көчәйтү шулай ук үз нәтиҗәләрен биргән.

– Алкогольле эчемлекләр куллан­ган шофер үзенә генә түгел, юлдагы­ларга да зур куркыныч тудыра. Бик күп аварияләрнең төп сәбәбе бул­ган “яшел елан” аркасында таркалган гаиләләр, өзелгән гомерләр саны бихи­сап. Даими рәвештә үткәрелүче планлы операцияләр, профилактик чаралар ба­рышында кешеләрнең битарафлыгына игътибар иттек. “Таптап китмәс әле!” дип, тиешле булмаган урында юл аша чыккан җәяүле дә, җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән шоферлар да ут белән уй­наганнарын онытмасыннар иде! Узган ел светофорның кызыл утына тукта­маган җиде шоферга административ беркетмә төзелде, тәүлекнең караңгы вакытында киемендә яктырткыч эле­ментлары булмаган 12 җәяүлегә штраф салынды, – ди Айнур Хәйретдинов.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X