Мөслим-информ

Җәзалар каты булсын!

Берәүләр тир түгеп, хәләл көч белән хезмәт куйганда, тиенләп акча җыеп, тормыш йөген тартып барганда, икенчеләр җиңел тормыш, тиз генә кәсеп итү юлларын эзләп таба. Акчалар артыннан куып, тайгак юлга басучылар да шактый. Райондашыбыз Камил дә җинаять юлына баса.

Ялгыш кылынган булса, аңларга булыр иде әле. Ләкин белә торып, махсус эшләнгән җинаять бу. Авылдашлары алдында абруе зур булмаса да, моңа кадәр бер мәртәбә дә хөкем ителмәгән ир-егет гади генә тормыш-көнкүреш алып бара. Гаилә, бала-чага карыйсы дип аптырамый, әнисе белән генә яши, эшләгәне үзенә җитеп бара,. Күрше авылда яшәүче апасы Камилә белән бөтенләй аралашмыйлар диярлек. Ләкин Камил кечкенәдән үк аннан көнләшеп үсте. Әтисе дә ныграк яратадыр, әнисе дә күбрәк сөя-кочадыр кебек тоела аңа. Апасының мул тормышта яшәвенә дә ачуы килә энесенең. Араларында җылылык, туганлык хисләре күптән булмаган ике бертуганны бер нәрсә дә бәйләми.

Камил, көзнең шыксыз бер көнендә ару гына эчеп алгач, өенә телевизор алып кайтырга уйлый. Юк, кибеттән түгел! Апасыныкын урлап... Туганының берничә көнгә кунакка китүен белеп алгач, уйлаганын ахырына җиткерергә план кора башлый. Тик ничек барырга күрше авылга?! Дусты Нәгыймнән сораса гына инде... “Башым шәп эшли” дип, күршедә генә яшәүче Нәгыймгә кереп китте. Ләкин ул өйдә булмый. Дустының әнисенә: “Кайту белән килсен әле, бик ашыгыч эшем бар”, – диде Камил. Гозерен җиткергәннәр булса кирәк, озак та үтми, Нәгыйм килеп керә. Камил аңа үземнең әйберләрне алып кайтасы бар иде, машинаң белән барып килик әле ди. Дусты каршы килми. Кеше милкен урларга барасыларын, үзенең дә ихтыярсыз җинаятьтә катнашуын белгән булсамы?! Камилне бу ниятеннән кире кайтару өчен барысын да эшләр иде.

Апасы яшәгән йортның капка төбенә килеп туктагач, Камил өйдән – башта телевизор, аннары көчәйткеч һәм компьютер колонкалары алып чыга.

...Кунактан кайткан Камиләне йозагы каерылып ачылган йорты каршы ала. Өйгә узгач, хуҗабикә телевизор һәм башка әйберләрнең югалуын абайлап ала һәм район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә шалтырата. Кайнар эзләр буенча каракны тоткарлау авыр булмый. Камиләнең күршесе капка төбендә җиңел машина туктап торганын ,ихатага бер ир-ат кергәнен әйтә. Югалган әйберләрнең барысы да каракның өеннән табып алына, бүгенге көндә алар хуҗасына кайтарылган.

Судта Камилдән: “Нигә мондый адымга бастың?” дигән сорау бирелде. “Туганымның телевизор алганын белә идем, элегрәк кунакка баргач та кызыгып кайткан идем. Минеке юк бит, телевизор карыйсы килде”, – дип җавап бирде. Суд залында утыручылар ирексездән елмаеп куйды. Камиләнең генә көләсе килми иде. Соңгы минутка кадәр караклыкта энесе гаепле түгелдер дип ышанды ул. Каннар түгел, җаннар тартып бәйләгән ике бертуганның уйлары чуалды... Камил кылган гамәле өчен үкенсә, Камилә исә энесенең мондый юлга басуында үзен дә гаепле итеп тойды. Үсмер чакта дөрес тәрбия, үгет-нәсихәт бирмәгәнмен дип уйлады.

Камиләгә килгән матди зыян 7499 сум тәшкил итте. Суд, ир-егетнең моңарчы бер мәртәбә дә хөкем ителмәвен, зыян күрүченең “каты җәза бирмәгез” дигән үтенечен исәпкә алып, шартлы рәвештә бер елга хөкем итәргә дигән карар чыгарды. Бу юлы җиңел котылды Камил. Кылган җинаяте өчен каты булмаган җәза билгеләү башкаларга да тайгак юлга кереп китәргә этәргеч булмасын иде.

Лилия Шәймиева.

Фото- Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: