Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Законсыз коралын ирекле төстә тапшырганнарга бүләк каралган

Республика буенча 13 февральдән "Арсенал" профилактик операциясе старт ала. Әлеге чарага Мөслим районы да кушылачак. Бу көннәрдә законсыз кораллары булган гражданнар аларны ирекле төстә тапшыра алалар. Һәм моның өчен акчалата бүләк тә каралган. "Җирлегебездә 271 кешедә корал исәпләнә. Алар арасында хезмәт вазыйфалары буенча корал йөртергә тиеш кешеләр, аучылар бар. Корал...

Республика буенча 13 февральдән "Арсенал" профилактик операциясе старт ала. Әлеге чарага Мөслим районы да кушылачак. Бу көннәрдә законсыз кораллары булган гражданнар аларны ирекле төстә тапшыра алалар. Һәм моның өчен акчалата бүләк тә каралган. "Җирлегебездә 271 кешедә корал исәпләнә. Алар арасында хезмәт вазыйфалары буенча корал йөртергә тиеш кешеләр, аучылар бар. Корал йөртү, аны саклау һәм куллану ил законнары белән тәртипкә салына, аларны бозган очракта, корал хуҗасыннан алына. Ләкин законсыз төстә дә корал саклаучылар бар. Аларны эчке эшләр органнарына тапшыру беркайчан да соң түгел. Сырлы ату коралы тапшырган өчен - 3000 сум, шартлаткыч матдәләр (тротил, аммонит һәм башкалар) һәм шартлату чаралары (детонатор, утлы үткәргеч шнур) өчен - 2000 сум, сугыш гранаталары һәм ау мылтыклары өчен - 1500 сум, көпшәсе киселгән һәм үзең ясаган ату коралы өчен - 1000 сум, газ, пневматик һәм травматик корал өчен - 500 сум, сырлы ату коралына хәрби припаслар тапшырган өчен 20 сум күләмендә акча түләнә", - ди ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча оперуполномоченные, полиция подполковнигы Илмир Шәймәрданов. Ел башыннан өч райондашыбыз өйләрендә сакланган коралны тапшырган. Аларга акчалата бүләк бирү өчен тиешле документлар ТР Эчке эшләр министрлыгына җибәрелгән. Законсыз төстә корал саклаучылар турында дөрес мәгълүмат бирүчеләргә дә шушы суммаларның 50 проценты күләмендә акчалата бүләк каралган. Кораллары булган гражданнарга аны вакытында теркәмәгән өчен ел башыннан 5 административ беркетмә төзелгән. Теркәлмәгән корал саклаган өчен РФ җинаятьләр кодексының 222 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Әгәр инде ату коралын, хәрби припасларны, шартлый торган җайланмаларны кеше үз теләге белән тапшырса, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Коралланган кешегә ничектер саклык һәм бертөрле шик белән карыйсың. Илмир Шәймәрданов әйтүенчә, ату коралын һәм патроннарны хуҗасыннан төрле очракларда алырга мөмкиннәр. Әйтик, юридик зат коралны җитештерү, сату, саклау яисә исәпкә кую таләпләрен бозса яисә коралны законсыз җитештерү, сатып алу, сату, башка затка тапшыру, саклау яки каядыр алып бару белән шөгыльләнсә, хуҗа кеше коралдан колак кагарга мөмкин. Теләгән һәркем корал йөртә алмый. Аңа ия булу өчен тиешле органнардан коралны сатып алу өчен лицензия һәм саклау өчен рөхсәт алу кирәк. Халыкта бит, "стенада эленеп торган мылтык бер атачак", дигән сүзләр дә йөри. Өегездә туганыгыздан калган яисә каяндыр табылган корал бар икән, аны вакытында полициягә тапшырсаң, яхшырак булыр. Әтисенең мылтыгын табып, шаярып уйнаган бер сабыйның, ялгышып үз-үзен атып үтергәне турындагы хәбәр бер елны бар дөньяны тетрәндергән иде. Мондый фаҗига кабатланмасын! Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X