Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Законсыз керем

Законнар никадәр генә каты булмасын, аларны күрәләтә бозучылар бар әле. Бүген яшьләр арасында эшсезлектән яки рәхәт тормыштан наркомания, эчүчелек юлына басучылар күп. Икенче берәүләргә мондый күренеш бары тик отыш китерә кебек. Сүз бәясе күпкә арзан булган сыйфатсыз алкоголь белән сәүдә итүчеләрнең законсыз кереме хакында бара.

Республика күләмендә, шул исәптән безнең районда да бу төр явызлык белән көрәш инде күптәннән алып барыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгечләре район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдта булдылар. Баланлы авылында бер шәхси эшмәкәрнең үз кибетендә лицензиясез "Таймыр" һәм "Калашников" аракысын сатуы ачыкланды. Эшмәкәр товарны "прилавка" астыннан - яшереп саткан. Товарның күпмедер өлешен кибет складында саклаган. Тикшерү барышында эшмәкәр аракыны үзе өчен сатып алуын, кибеттә саклавын исә өйдә ремонт баруына бәйләп аңлатты. Әлеге товарга чегы һәм накладнойлары булуын да искәртте. Эчемлекне райондашыбыз Яр Чаллы шәһәренең "Агат" сәүдә йортыннан алган. Аның товарга сертификаты юк. Спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче шәхси эшмәкәрләрнең әлеге төр товарны билгеле бер күпләп сату предприятиесеннән генә алырга хокуклы икәнлеген истән чыгармыйк. Аракыны ваклап сату турында тиешле документлар да булу кирәк. Әлеге таләпләр үтәлмәгәндә эшмәкәрләргә 4-5 мең сум күләмендә штраф каралган. Баланлы эшмәкәре буенча материаллар Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенә тиешле чаралар күрер өчен тапшырылды.

1 июнь көнне Иске Карамалы кибете сатучысыннан фармацевтикада кулланылучы 12 флакон спирт алына. (Спирт антисептик буларак даруханәләрдә рецепт буенча гына сатыла). Сатучының сүзләренә караганда, ул әлеге товарны үз ихтыяҗлары өчен сатып алган һәм ни сәбәпледер кибеттә саклаган. Спиртны ул "авылга күчмә сәүдә белән килгән кешедән алдым" дип аңлатма биргән. Әлеге факт буенча РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсе нигезендә беркетмә төзелде һәм арбитраж судка җибәрелде.

23 июнь көнне Ташлыяр авылы кибетендә 60 литр спиртлы эчемлек сатучы шәхси эшмәкәр тоткарлана. Эшмәкәрнең әлеге төр продукцияне сатарга лицензиясе юк. Әлеге очрак буенча материаллар беркетмә төзү өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегенә һәм Казан шәһәре арбитраж судына карар чыгару өчен җибәрелгән. Закон бозучы райондашыбызга 4-5 мең сум күләмендә штраф салынды һәм эшмәкәрнең милкенә конфискация салына.

Статистик мәгълүматларга күз салсаң, кайберәүләрнең шундый юл белән баерга теләве күп очракта икенче берәүләргә кайгы китерә. Үлем очраклары, җинаять кылу, булган мал-мөлкәтеңнән колак кагу - болар, барысы да, күп очракта алкогольле эчемлекләр, бигрәк тә сыйфатсыз эчемлек куллану нәтиҗәсендә туа. Закон бозучылар һәм эчкечелек белән мавыгучылар бу хакта уйлана микән?!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның 1 гыйнварыннан "Халык контроле" системасына этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм (яки) аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында дөрес мәгълүматлар тапшырган гражданнарны матди кызыксындыру турында карар кабул итте. Гражданнарны матди кызыксындыруга 1 миллион сум бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле боерыгы да имзаланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев